ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бардадагы милләттәшләр үз тамырларына багышланган лекциягә чакырыла
Болгарда борынгы биналарны әйләндереп алырга тәкъдим ителде
Әстерханда этномәдәни лагерьга йөрүче балаларны татар мәдәнияте белән таныштырганнар
16 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Роспотребнадзор Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә коенмаска киңәш итә

Әңгәмә

Рафис Борһанов: "Ана телен укытуда мәктәпләргә күбрәк мөстәкыйльлек бирергә кирәк”

4 апрель 2018, 15:27

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәпләрдә ана телен укыту, укытучыларны әзерләү һәм мәктәпләрдә куркынычсызлык турында сөйләде.

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ", Андрей Кузьмин, Диана Авакян). Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәпләрдә ана телен укыту, укытучыларны әзерләү һәм мәктәпләрдә куркынычсызлык турында сөйләде.

Татарстан мәгариф министры Рафис Борһанов, министр вазифасына керешкәннән соң 100 көн узгач, “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде. Әңгәмә барышында ул ведомствоның үсеш стратегияләре һәм мәгарифтәге хәзерге проблемалар турында әйтте.

"Белемле кеше үз иле үсешенә ярдәм итә"

Рафис Тимерханович, министрлык җитәкчесе булып эшләгән беренче 100 көндә үз алдыгызга нинди бурычлар куйдыгыз?

Р.Б.: 100 көн – ул бик аз, әлбәттә. Мин барысын да эшли алдым дип әйтә алмыйм. Мәгариф – иң зур өлкәләрнең берсе. Бүгенге көндә биредә 150 меңнән артык кеше хезмәт итә, якынча 800 мең бала белем ала. Мәгарифнең бурычы – белем бирү. Моннан тыш, безнең бурыч – лаеклы гражданин тәрбияләү, барлык кеше дә омтылган образ идеалын булдыру.

Бу образ нидән гыйбарәт?

Р.Б.: Озак еллар дәвамында безнең җәмгыять көнбатыш идеалларын алмакчы булып яшәде, аларны безгә тактылар. Бәлки, барысы да начар да түгелдер, ләкин илебез ныгый башлауга ук без һәр эшләнгән эшнең, күп очракта, без уртачарак дәрәҗәдә калсын өчен башкарылганын күреп алдык. Илнең тавышы катырак яңгырый башлагач ук, санкцияләр, мәгълүмати һөҗүмнәр башланды.

Илебезнең моңа бирешмәве бик яхшы булды. Соңгы сайлау чорында, бердәмлегебезне күрсәтү, илебезнең иң алдынгыларның һәм яхшыларның берсе икәнен исбатлау өчен, лидерыбызны кулга күтәреп диярлек алып бардык. Без һәрберебез фәндә, мәдәнияттә, спортта беренче булган илебез өчен горурланабыз. Владимир Владимировичтан нәрсә турында кызгануын сорагач, ул Советлар Союзы җимерелүен әйтте. Мин моны хәзерге вакытта без зур-зур адымнар белән торгыза торган дәүләтебезнең көче турында ностальгиядер дип уйлыйм.

Бу процесста мәгарифнең роле нинди?

Р.Б.: Бу процесста мәгарифнең роле бик зур. Белемле кеше үз иленең, дөнья фәненең үсешенә ярдәм итә. Без, Татарстан мәктәпләрен, югары уку йортларын тәмамлап, дөньядагы әйдәп баручы компанияләрдә эшләүче, фәнни бүлекләрне җитәкләүче кешеләребез белән горурланабыз. 15 ел чамасы элек без Рөстәм Нургалиевич белән Америкада булдык. Бер хәрби предприятиедә очрашуда катнаштык. Бу предприятиедә бүлек җитәкчесе безнең КАИны тәмамлаган кеше иде һәм аңа барысы да зур хөрмәт белән карыйлар иде. Бу егетләр Россия кешеләре булып калган. Минемчә, уйлап табулар, фәнни карашлар – болар бөтен кешелек казанышлары. Иң мөһиме, алар тынычлык өчен хезмәт итәргә тиеш.

Сез команда туплый алдыгызмы, теләсә нинди очракта сезнең белән булырдай кешеләрегез бармы?

Р.Б.: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы командасында һәрвакытта да бик белдекле кешеләр эшләде. Миннән алда эшләүчеләрнең барысына да рәхмәт. Республика җитәкчелеге яхшы матди-техник база булдырган, алмашучанлык, остазлык бар. Минем командамда компетенцияле кешеләр эшли. Алар белән республика җитәкчелеге һәм тормыш куйган бурычларны үти алабыз дип исәплим.

"Бүген без милли мәгариф мәсьәләләрен федераль үзәк белән бергәләп чишү юнәлешендә эшлибез"

Сез бу тармакка җәнҗал фонында килдегез: татар теле беләй бәйле вазгыять җәмгыятьтә зур резонанс китереп чыгарды. Хәзер өч ай узды инде. Бу шау-шу ничек тәмамланды?

Р.Б.: Чыннан да, ситуация бик катлаулы булды. Бу “ата-ана - укытучы” мөнәсәбәтләренә һәм аларны әзерләүгә, кадрларны әзерләүгә һәм яңадан әзерләүгә кагыла иде. Барлыкка килгән ситуациядә объектив һәм субъектив нәрсәләр бар.

Безнең президентның яраткан әйтеме бар: “Гаеп атта да, тәртәдә дә”.

Без барыбыз да бер-беребез белән элемтәне бераз югалттык. Бүген без милли мәгариф мәсьәләләрен федераль үзәк белән бергәләп чишү юнәлешендә эшлибез.

Татарстан Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү институты, тармак белгечләрен әзерләү һәм яңадан әзерләү өчен җавап бирүче югары уку йортлары, укытучылар, әти-әниләр белән бергәләп эшли.

Төп ризасызлык татар телен укытуга кагыла иде. Хәзер ул мәҗбүри түгел. Бу ризасызлык прокуратура ярдәмендә чишелде. Аңа карап мәсьәлә җиңеләймәде. Безнең гражданлык җәмгыятендә, ниһаять, тынычлык урнашсын өчен ниләр эшләнә?

Р.Б.: Бу тынычсызлыкта зур рольне җәмәгатьчелек фикере уйный. Менә шуның белән эшләргә кирәк. Миңа калса, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы формалаштырган һәм төбәкләргә тараткан уку планын төгәл үтәп, туган телләрне өйрәнү өчен өстәмә мөмкинлекләр эзләргә вакыт җитте. Гаилә институты, мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләренең потенциалын аеруча актив файдаланырга кирәк. Моңа күпмедер дәрәҗәдә мәгарифтә культурологик ысул куллану да ярдәм итәргә мөмкин. Мөстәкыйль рәвештә, ата-аналар һәм педколлектив белән килешеп, консультацияләр, дискуссияләр оештыру кирәк. Бу мәсьәләдә күбрәк мөстәкыйльлек һәм хәбәрдарлык кирәк.

"Еш кына бездә мәгарифне сәясәт коралы итеп файдаланырга телиләр"

Закон чыгаручылар һәм иҗтимагый оешмалар Сезнең позиция белән күп яктан килешә. Укыту планнарын безнең төбәк өчен отышлырак һәм кызыклырак итү, безнең гражданнарга файдалы булырлык итеп тәңгәлләштерү буенча “юл картасы” бармы?

Р.Б.: Һичшиксез, мондый “юл картасы” бар. Субъектлар телләренә ия булган барлык регионнар да хәзер шуның буенча эшли.

Аңлашыладыр ки: без барысын да аерым йөкләмәләрдән соң барлыкка килгән законнар һәм закон актлары белән тәңгәлләштерәбез.

Вазгыятьне төрлечә аңлатып була. Без уртак фикергә килгәнче, берникадәр вакыт узар дип уйлыйм. Уку планын Россия планнары белән тәңгәлләштергәннән соң, укучыларның 69 проценты татар телен сайлады, 29 проценты – рус телен. Бу пропорция һәр региондагы халыкның үзаңына бәйледер, дип уйлыйм.

Еш кына бездә мәгарифне сәясәт коралы итеп файдаланырга телиләр. Минем катгый фикерем: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, иң беренче чиратта, уку планын башкарырга тиеш. Алдарак әйтелгән бурычларны үтәргә әзер булган нормаль, төпле укучылар, һөнәри-техник белем бирү системасы укучылары, студентлар әзерләргә кирәк. Табигый ки, мәгариф системасын, балалар бакчасына кадәр, сәясәтләштерергә тырышканда (кайбер иҗтимагый оешмалар безне шуңа этәрә), мин катгый рәвештә моңа каршы торам, бу процесска беркемне дә тартып кертмәсеннәр өчен тырышам.

Минем сүзләрем кемгәдер ошарга, кемгәдер ошамаска мөмкин. Ләкин бу минем эчке инануым һәм тойгыларым. Алар соңгы өч ай эчендә үзгәрмәде, ә бары тик ныгыды гына. Әгәр аерым этапларда ниндидер мәсьәләләр килеп чыкса, республикабыз җитәкчелеге тиешле төзәтмәләр кертер дип уйлыйм. Җитәкчелек бу процесска бик төпле итеп якын килә. Президент, Премьер-министр, Дәүләт Советы җитәкчесе бу мәсьәлә буенча сөйләшкәндә төрле фикерләрне тыңларга кирәк дип әйтә.

Прогрессны төгәл фәннәр этәрә, безгә иң башта шуларны үстерергә кирәк. Математик фикерләүне үстерергә кирәк. Бүген күп процесслар бик җитез һәм кискен бара. Теләсә кайсы мәгълүмат технологияләре төгәл фәннәргә нигезләнә. Педагоглар һәм ата-аналарның фикерен мәгариф өчен актуаль булган өстенлекләргә карап исәпкә алу кирәк. Рөстәм Нургалиевич, сыйныфтан тыш эшчәнлекне үстергәндә төгәл, табигый фәннәргә игътибарны арттырырга кирәк дип, берничә тапкыр әйтте.

"Эштән бушаган укытучыларны эшкә урнаштыру проблемасын ел азагына кадәр чишәрбез дип уйлыйм"

Укытучыларны кыскарту ничек узды, аларны башка предметларны укыту өчен яңадан әзерләндегезме?

Р.Б.: Тиз арада күләмле мәсьәләләрне чишәргә кирәк иде. 1 сентябрьдән гамәлдә булган планнарны уку елы азагына кадәр үзгәртмәү хәерлерәк. Чөнки барысы да язылган, максатлар куелган, уку елы уртасында ни дә булса килеп чыкса, бу һәрвакытта да стресс китереп чыгара. Укытучылар өчен генә түгел, бөтен система өчен стресс. Ә бу очракта уку елы барышында килеп чыкты, шуңа да чаралар күрү бик үк уңайлы булмады. 1,2 мең чамасы татар теле укытучысы эштән бушап калды һәм яңадан әзерлек уза. 400 гә якын кеше рус теле һәм әдәбиятын сайлады. Бу мәсьәләне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы контрольдә тота.

Ягъни хәзер янып ята торган проблема юк?

Р.Б.: Эшкә урнаштыру проблемасын ел азагына кадәр чишәрбез дип уйлыйм. Әгәр кеше һөнәрен алмаштырырга теләмәсә, беркемне дә югалтмаска тырыштык. Андыйлар да булды. Бу тормыш бит.

"Телне дөрес итеп өйрәтсәләр, без аны тиз үзләштерәбез"

Күп дистә еллар дәвамында мәктәптә шулай укытыла: 11 сыйныфка җиткәндә татар теленнән белем ноль була. Сез моңа ничек карыйсыз?

Р.Б.: Безнең тормышта тагын да алдарак булган мисал китерә алам. Әйдәгез, без югары уку йортында, мәктәптә өйрәнгән инглиз телен алыйк. Нәтиҗәдә, чит илгә баргач, кафега кереп ризык ала, кунакханәдә бер хезмәт тә сорый белмибез. Барыбызның да башында бу юллар гына бар: “Moscow is the capital of the Soviet Union”. Моны без, өйрәнгән башка бик күп текстларыбыз кебек, бик яхшы хәтерлибез. Бу күп очракта методикага бәйле. Дөрес итеп өйрәткәндә, тизләтелгән курсларда барысын да тиз үзләштерәбез.

Телләр өйрәнгәндә озак вакыт дәвамында гаиләне читтә калдырып килдек. Кичә без бертуган апам белән урамда йөреп кердек. Без аның белән бер мәктәптә укыдык, ул миннән 7 яшькә олырак. Мин татар телен мәктәптә укыдым, ә ул юк. Без рус телле тирәлектә үстек – ясле, балалар бакчасы, мәктәп – барысы да рус телендә иде. Әти гомере буена эшләде, әни – берярым ставкада гел эштә булды. Өйдә без энем һәм апам белән рус телендә аралаштык. Мин авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем, анда татар телле тирәлек һәм татарча сөйләшүчеләр бик күп иде. Ә апам университетта физфакта укыды һәм юллама буенча Казахстанга китте. Ләкин ул миннән яхшырак сөйләшә һәм яза. Без һәрвакытта да татарча аралашырга тырышабыз.

Күптән түгел генә без бу темага фикерләштек һәм шуны аңладык: безнең әти белән әни туган телгә мәхәббәт тәрбияләгән. Хәзер дә искә алабыз: әти Тукайны сөйли, шуны магнитофон тасмасына яздыра иде. Без әле дә вакыт-вакыт шуны алып тыңлыйбыз. Ул вакытта магнитофонга үз язмасын яздыручылар аз иде, ә ул 25 нче кадр булып бара иде. Мин Тукайның күп юлларын танып, кайсы әсәрдән икәнен әйтә алам. Чөнки әти тасмага үзе сөйләп яздыра, ә без шул язмаларны тыңлый идек.

Татар телен укыту методикасы ничек үзгәрәчәк?

Р.Б.: Әлбәттә инде, Президент безгә телне кызыклырак итеп укыту методикасы кирәк булуын аңлатты, бу аеруча балалар өчен каралган методикаларга кагыла.

Хәзер дәреслекләр, балалар өчен тапшырулар күп. Мәсәлән, “Шаян” балалар телеканалы бар. Тапшырулар иң югары дәрәҗәдә булсын өчен, Татарстан Президенты аңа бик зур ресурслар бирде. Бу канал дөньякүләм үрнәкләргә тәңгәл килергә тиеш, юкса, аңа ихтыяҗ булмаячак. Бүген барыбызның да иң яхшысын гына аласыбыз килә бит.

Шуңа күрә методикалар булдыру – төп юнәлешләрнең берсе. Без бөрене чүптән аерырга тиешбез. Бу проблемага ихлас борчылучы һәм ситуацияне яхшыртырга тырышучы кешеләрне һәм ялган фәнне пропагандалаучыларны аерырга кирәк. Бәхеткә, безнең җәмгыять, тулаем алганда, сәламәт. Проблемаларны бер-бер артлы билгеләргә, аларны чишү юлларын күрсәтергә һәм чишәргә була.

Сезнең белгечләрегез бүген чүпләрне бөредән аерырга сәләтлеме? Кемнең акча эшләү артыннан йөрүен, кемнең чыннан да файдалы тәкъдим кертергә теләвен аңларлыкмы?

Р.Б.: Беләсезме, бу участокларда безнең бик югары квалификацияле белгечләр эшли. Нигездә, әле генә без сөйләшкән нәрсәләрне алар шундук аера белә. Ләкин кайвакыт кайсыбер “патриотлар” үзләренең чын максатларын 5-7 төргәккә төреп күрсәтә. Шуңа күрә бу кешеләрнең чын теләкләре тышка чыксын өчен берникадәр вакыт кирәк була.

Хәзер җәмгыятьнең телгә җитди ярдәм күрсәтүенә Сез ничек карыйсыз? Мәсәлән, мәчетләрдә татар теле курслары башланды. Түләүсез – кил дә өйрән генә. Тагын ниндидер оешмалар кушылды. Сез моны хуплыйсызмы?

Р.Б.: Сез бик мөһим мәсьәләне кузгаттыгыз. Күп очракта регионнарның туган телләрен өйрәнүнең мөһимлеген аңламавы белемсезлектән дә килә. Хәтта югары даирәләрдә дә "регионнар аерылып чыгарга тели, сепаратизм бар" дигән гайбәтләр йөри. Бу процесста күбрәк халык катнашкан саен, мәсәлән, шул ук мәчетләрдә, исламны рус телендә биргәндә, болар да шул Библия, Талмудта, теләсә кайсы традицион диндәге кебек үк, гомумкешелек кыйммәтләре булуы ачыклана. Элек тә дин булган – коммунизм төзүчеләр кодексы, бөтен ил бердәм пространство булган. Хәтта мин 10 ел буена эшләгән компрессорлар заводының тәэминатчылары да, безне бөтен җирдә белсеннәр, безне беркемне дә онытмасын өчен махсус эшләнгән кебек, бөтен ил буйлап таралып урнашкан иде.

Шуңа күрә, мин мондый иҗтимагый процессларны хуплап кына калмыйча, аларны төрлечә үстерергә кирәк дип исәплим. Чөнки кешеләр башка кемдер кушуы буенча түгел, ә үзләре килә, үзләре ачыклый, башлангыч фикерләреннән еш кына тулысынча диярлек аерылып тора торган башка фикерләрен үзләре булдыра.

"Мәгълүматны дозаларга бүлү ихтыяҗы туды"

Тагын бер мөһим проблема – мәктәпләрдә куркынычсызлык. Россиядә укытучыларны үтергән очраклар булды. Бу җәмгыять чиреме?

Р.Б.: Мин мәктәпләрдәге куркынычсызлыкның яшьләрнең психикасы чыдарлык булмаган мәгълүмат агымына бик нык бәйле, дияр идем. Мәгълүматны дозаларга бүлү ихтыяҗы туды, мөгаен.

Сез мәктәпләрдә телефон куллануга каршымы?

Р.Б.: Шәхсән мин үзем каршы. Әйе, ниндидер очракта баланың әти-әнисенә шалтырату мөмкинлеге булырга тиеш. Укытучы баланың бу хокукына нормаль карарга һәм рөхсәт итәргә тиеш. Уку вакытында шалтыратырга кирәк түгел – бу берсүзсез.

Бу закон рәвешендә булачакмы, әллә киңәш кенә ителәчәкме?

Р.Б.: Әлбәттә, бу киңәш рәвешендә булачак. Мәктәп үзе карар кабул итә. Уку процессы барышында телефон кулланырга ярамый торган мәктәпләр бар. Балалар да, әти-әниләр дә бу мәктәпкә андагы тәртипне аңлап бара.

Куркынычсызлыкның техник чаралары турында ни әйтерсез?

Р.Б.: Куркынычсызлык кнопкалары, коймалар, видеокүзәтү системалары белән тәэмин итү, шәхси саклау оешмалары хезмәтләренә, әгәр исәпләсәң, бөтен Россиягә берьюлы 120 млрд сум акча кирәк. Аннан соң боларның барысын да карап тоту, рамкаларны тикшерү, хезмәт хакы түләү өчен акча кирәк. Шәхси саклау оешмаларында хезмәт хаклары да аз түгел. Иң төп парадокс - боларның булуы да гарантия бирми. Пермьдә койма, сак, шәхси саклау оешмасы булган, 4 минуттан полиция наряды килеп җиткән. Балалар, өйрәнүләр вакытындагы кебек, сәүдә үзәгенә киткән, ә корбаннар барыбер булды.

Һәр гамәлгә каршы гамәл булуын без аңлыйбыз. Ни дә булса тыела башласа, шунда ук балалар бу тыюга каршы гамәлләр уйлап таба башлый. Җәмгыять барысына да дөрес тәэсир итәргә тиеш. Мин Израильнең элеккеге саклану министры – рус телле ханым (бәлки, ул СССРдан киткән булгандыр) белән әңгәмә тыңлаган идем. Төрле темаларга сөйләштеләр. Сүз хәрби хезмәт турында чыккач, аңа мондый сорау бирделәр: “Сез саклану министры буларак, ике улыгызны армиядән алып кала алдыгызмы?” Бу ханым мондый эшнең мөмкин булмавын әйтте. Өстәвенә, аның ике килене дә хәрби хезмәт узган. “Мин хәзер әйткәнне сезгә аңлау катлаулы булыр, тик шулай да мине тыңлап карагыз әле”, - диде ул. Без сугыш халәтендә яшибез, даими, көн саен снаряд төшәргә мөмкин, көн саен гранаталар шартлый, шуңа күрә без мондый очракка һәркемнең күнекмәләре булуын тәэмин итәргә мәҗбүр. Бездә беркем дә паникага бирелми, әгәр берәр хәл булса, һәркем бу вакытта үзен ничек тотасын төгәл белә, дип аңлатты Израильнең элеккеге министры.

Безнең бүгенге җәмгыять мондый очракларга әзер түгел, шул исәптән рухи яктан да. Әгәр син нинди дә булса начар, аңлашылмаган әйбер күрсәң, бу турыда хәбәр итәргә, дөрес тәэсир итәргә кирәк.

Тәрбияләгәндә дә укытырга, укытканда да тәрбияләргә кирәк

Татарстанда индикаторлар системасы кертелгән иде. Бу система буенча мәктәпләр “кызыл”, “сары”, “яшел” зоналарга бүленә. Мәктәп эшчәнлеген бәяләү критерие Сезнең өчен нәрсә ул? Мәктәп нинди функция башкарырга тиеш – белем бирүме йә тәрбияме?

Р.Б.: Бу риторик сорау. Һәркем аңа үзенчә басым ясап җавап бирә. Мәктәптә безнең категория – 7 дән 17 яшькә кадәрге балалар. 17 яшькә кешенең тулысынча диярлек формалашып бетүен без аңлыйбыз. Характер, күнекмәләр, җәмгыятьтә үз-үзен тоту тәртибе, әхлакый карашлары, нигездә, формалашып беткән була. 17 яшьтән соң теге яки бу якларны формалаштырып бетерү социаль методикалар йә башка ни дә булса йогынтысында була. Мин махсус белем бирүне күз алдында тотып әйтәм.

Шуңа күрә, мәктәпнең функцияләре турындагы сорауга җавап биргәндә, планетада иң алдынгы булырдай материалны мәктәп 17 яшькә кадәр әзерләп бирергә тиеш. Һичшиксез, уку мөһим эш.

Тәрбия икенче урында булырга тиеш дигән сүз бик куркыныч. Күптән түгел генә аппарат киңәшмәсендә без уздыра торган бәйгеләр турында фикеремне әйттем. Әгәр предмет укытучыларының бәйгесе “Ел укытучысы” дип атала икән, ни өчен без сыйныф җитәкчесен, педагог-оештыручыны, психологны һәм башка категорияләрне шунда кертмибез? Ни өчен без аларны укытучы дип атамыйбыз? Шул ук сыйныф җитәкчесе – ул да предмет укытучысы бит. Без акцентны предмет ягына авыштыргач ук, тәрбия эше икенче планга күчә. Мин моның белән килешмим.

Миңа психологлар педагог-оештыручыларның нинди булырга тиешлеген күзаллауларын аңлаттылар. Барыннан да элек, алар без омтылырга тиешле образны булдырырга тиеш. Бу шундый стандарт булырга тиеш, без шуннан түбән төшмәскә тиеш. Бу кеше үзен дә, башкаларны да, байракны да, гимнны да, илне дә яратырга тиеш. Ул кеше үзе эшләгән бар нәрсә өчен, бу илнең киләчәге өчен җаваплы булуын аңларга тиеш. Шуңа күрә, без башкарган барлык эшләр дә нормаль, әхлакый, белемле кеше – үз иленең патриотын тәрбияләү максатына ирешүгә юнәлгән.

Ягъни “яшел” зонада бу критерийларга җавап биргән һәм укучыны барлык юнәлешләр буенча гармонияле итеп үстергән мәктәпләр булачак?

Р.Б.: Дөрес. Теге яки бу этапта вакыт куйган таләпләрне исәпкә алып. Ләкин, принципта, мин моны иң дөрес һәм гадел ысул дип исәплим. Шуңа күрә биологиядә дә, математикада да тәрбияләргә кирәк. Тәрбияләгәндә дә укытырга, укытканда да тәрбияләргә кирәк.

Әле дә истә, класста такта өстендә “Кешедә барысы да гүзәл булырга тиеш” дип язылган иде.

Р.Б.: Абсолют дөрес. Чеховның танылган бу җөмләсендәге бер генә хәреф тә әһәмиятен югалтмады.

"Мин БДИ биргәнемә бик шат"

Сез күптән түгел генә БДИ тапшырдыгыз, нинди хисләр кичердегез? Имтихан турында фикерегез үзгәрдеме?

Р.Б.: Мин БДИ биргәнемә бик шат. Моңа кадәр мин БДИ турында кызым имтихан тапшырганда формалашкан төшенчә буенча фикер йөртә идем. Бу – имтихан кергән беренче еллар. Мин билетларны өйрәнгән идем.

Мин бу тест системасын бик үк аңлап бетермәгән идем. Бер сорауга бер-берсенә охшаган ике җавап бирелгән, ди. Мин, мәктәптә шактый гына яхшы укыган, берничә югары уку йорты тәмамлаган кеше буларак, теләсә кайсы укытучыга җавапларның тегесен дә, бусын да нигезләп аңлата алган булыр идем. Шуңа күрә, минемчә, мондый якын килү иҗадилыкны чикли иде.

Ул вакытта мин БДИга каршы идем, чөнки синең белемнәреңне бәяләүнең мондый формасы белән беренче тапкыр очраштым. Шуңа күрә, мин БДИ – начар дигән катгый инанган килеш, Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов белән очрашуга бардым. Безгә Мәгариф министрлыгы күзәтчелек буенча вәкаләтләр бирде һәм аларның регионнарда бу функцияләрне башкарырга кем килүен күрәселәре килгән иде. Һәм ул миннән БДИ турында тәфсилләп сораштыра башлады. Шунна соң әйтте: “Син бу сорау буенча артта калган инде. Мөмкинлек булгач та, үзең БДИ биреп кара”.

Чираттагы тапкыр әти-әниләр өчен БДИ тапшыру оештырылгач, мин шунда киттем. Имтихан ничек барганы турында миңа күп тапкырлар сөйләгәннәр иде, тик үзең бер тапкыр барып күрү бөтенләй икенче нәрсә бит. Шуңа күрә мин карар кабул иттем һәм әйттем: “Әйдәгез, барысын да чынбарлыкта ничек булса, шулай эшлик”.

Имтихандагы сораулар турында ни уйлыйсыз?

Р.Б.: Болар хәзер тест түгел инде. Бу сорауларга бер мәгънәле җавап биреп була, син җавапны үзең язасың, шакмакларга крестиклар куеп утырмыйсың. Миңа Кравцов әйтте: белсәң, тапшырасың. Бәяләү критерийларының берсе – бирелгән сорауларга синең никадәр игътибарлы каравың. Шуңа күрә билгеле бер тренировка кирәк. Аны теләге булган кешеләр өчен оештыралар. Син 9 сыйныфтан соң ГДИ (гомуми дәүләт имтиханы) биргәндә шушы тренировканы узасың. Имтиханны тапшырып карау көннәре бар, тренировка узу мәҗбүри.

Болар барысы да киңәшләр белән генә түгел, күпьеллык тәҗрибә нигезендә билгеләнгән. Ягъни БДИ хәзер үсештә. Объективлык, иң беренче чиратта, синең каршыңда аңлаешлы сораулар булуда, ә синең белемнәрне бәйсез ике эксперт тикшерә. Алар арасында аңлашылмаучанлык килеп чыгуга өченче эксперт эшкә кушыла. Бу эксперт Магаданда булырга һәм аноним җавап бирергә мөмкин. Без Магадан эшләрен, алар безнең эшләрне тикшерә.

Шулай итеп, экспертиза бара. Аппелляциягә ераграк биргән саен, җентекләбрәк карыйлар, киметергә дә мөмкиннәр, чөнки җаваплылык арта, бу билгене тагын да тәфсилләбрәк тикшерәләр. Әгәр һәр предмет буенча баллар ниндидер бер цифрдан артыгракка аерылып тормаса, бу килештерелгән дип исәпләнә. Әгәр алай булмаса, регламент белән автомат рәвештә билгеләнгәнчә, эш өченче экспертка китә.

Һәр ел саен семинарлар була, бу өлкәдә законнарны камилләштерергә тырышалар. Гомумән алганда, алар барысы да имтихан бирүче ягында.

Сез үзегез рус телен нинди билгегә тапшырдыгыз соң?

Р.Б.: Мин мөмкин булган 32 баллның 25ен җыйдым. Минемчә, бу ныклы дүртле.

Кем нәрсә генә әйтсә дә, бу билге минем өчен бик мактаулы. Миңа шушы белемнәрне биргән укытучыларыма рәхмәт әйттем. Әлбәттә, кайсыбер кагыйдәләрне оныткан булуым бишлегә бирергә комачаулагандыр. Катлаулы сораулар да булды. Әлбәттә, әзерләнергә кирәк.

Белемнәрне бәяләү критерийлары һәм укытучыларның эше турында ни әйтерсез? Аларны финанс яктан стимуллаштыру булачакмы, әллә мактау грамотасы, медаль бирерләр дә, эшне дәвам ит диярләрме?

Р.Б.: Кабат миңа кадәр эшләүчеләргә кайтам. Алар стимуллаштыру өчен кулай система ясаган. Мин аны кардиналь рәвештә үзгәртергә теләмәс идем. Безнең тактик сораулар бар, аларын бераз төзәтербез дип уйлыйм. Бу безнең педагогларыбызны аттестацияләү формасына кагыла. Аны йомшаграк итәргә кирәк, БДИ белән булган кебек ниндидер эволюция булыр, мөгаен. Бер генә белгечлектә дә теге яки бу периодта белем дәрәҗәсен тикшермичә мөмкин булмаганын сез аңлыйсыз бит. Әзерлекне грамоталы һәм файдалы итеп алып бару - башка эш.

Проблемалар ачыкланганда, әгәр алар яңа таләпләр буенча кайсыбер әйберләрне оныткан булсалар, без педагогларны курсларга җыябыз. Курслар Мәгарифне үстерү институтында бар. Анда тәҗрибәле белгечләр күп, алар бу проблемаларны бик тиз чишә. Бөтенләй тикшермичә ярамый. Кайвакыт абсурд дәрәҗәсенә җитәргә мөмкин: мин ялган тәэсир калдырмас өчен, Россия буенча бу саннарны атамыйм. Ләкин үз предметы буенча БДИ бирә алмаган педагоглар бар. Болай булунең мөмкин түгеллеген дә аңлыйсыздыр. Шуңа күрә без пульсны һәрвакыт тоеп яшәргә тиеш.

Шул ук вакытта без укытучыларның үзенчәлекләрен дә бетереп ташларга тиеш түгел. Укытучы баланың башына һәм йөрәгенә ачкычны үзенчә эзләве белән яхшы бит. Без, еллар узгач кына, безгә кемнең нәрсә салганын һәм аның тирәнлеген аңлыйбыз бит.

Яшь укытучыларга нинди ярдәм күрсәтелә? Аларга нинди өстенлекләр бирелә? Мәсәлән, табиб районга килгәч, аңа шундук торак бирәләр, финанслар белән ярдәм итәләр бит.

Р.Б.: Сез сөйләгән программалар табиблар өчен генә түгел, алар укытучылар өчен дә. Чөнки безнең республика җитәкчелеге бу ике категорияне беркайчан да аерып карамады, аеруча авылда. Акчалата ярдәм турында сөйләгәндә, Россия Президентының май указлары укытучы профессиясенең престижын бик нык арттыруын әйтергә кирәк. Бүгенге көндә укытучының хезмәт хакы аның үзенең һәм гаиләсенең ихтыяҗларын, башка һөнәр кешеләре белән чагыштырганда, начар булмаган дәрәҗәдә чишәргә мөмкинлек бирә.

Бу стажга карап билгеләнә? Ә яшь укытучыларга?

Р.Б.: Яшьләр категориясенең ипотекага, грантларга хокукы бар. Без бу категорияләрне аерым да бәялибез. Яшь белгеч элеккеге кебек 5-7 мең генә алмый инде. Аның үзенең осталыгын камилләштерергә стимулы бар.

Бу вакыт эчендә стаж туплана, мөгаен, совет заманында булган льготаларга әле ераграктыр, шулай да бу алга таба зур адым инде.

Республикада зур эшчәнлек эшче һөнәрләренең престижын арттыруга юнәлдерелгән. Бездә 2019 елда узачак WorldSkills, безнең җиңүебез, татарстанлыларның дөньяда эшче һөнәрләр буенча күп юнәлешләрдә җиңүе – бу бик шәп бит. Мәктәп укучысының, престижлы саналганча, югары уку йортына кереп укып, юрист, икътисадчы һ.б. булмыйча, колледж, шуннан соң эшче һөнәр сайлавына ничек карыйсыз?

Р.Б.: Сез җәмгыятебез үсешенең кызыклы этапларын искә төшердегез. Мин үзем мәктәптә укыган чорны искә алдым. Безне, начар укысаң, ПТУга барасың, дип куркыталар иде. Чыннан да, бик күпләп төшереп калдыралар иде. Мин үзем булачак һөнәремне ничек сайлаганыма әйләнеп кайтсак: башта табиб булырга хыялландым, чөнки әнием медицина өлкәсендә эшләде. Ләкин әни мине көчләп тормады. Ул миңа мединститутка ачык ишекләр көненә барырга киңәш итте. Аннары карар кабул итәрсең, диде. Мин ачык ишекләр көненә барып кайттым, бер тапкыр анатомичкага кердем. Мин моның тәгаен минеке булмавын аңладым. Шуннан соң минем авыл хуҗалыгы институтына агрофакка укырга керәсем килә башлады.

Мин, әти кебек, җитәкче буласым килде. Әти миңа болай диде: “Улым, тормышта төрлесе була. Бәлки, син иртәгә башкача уйларсың. Әгәр авыл хуҗалыгына булса, механика факультетына бар, чөнки ул – универсаль факультет. Син бу белгечлек буенча һәрвакыт эш таба алачаксың. Ул авыл хуҗалыгы производствосында да, машина төзелешендә дә эшләү мөмкинлеге бирә”. Әти миңа бу факультетны тәмамлаучыларның төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәт итүенә мисаллар китерде. Ул вакытта мехфак тәмамлаган Шәймиев Президент түгел иде, мехфак тәмамлаган Миңнеханов Президент түгел иде. Авыл хуҗалыгы институтына мин бик җитди мөнәсәбәттә булдым. Укырга кердем, тәмамладым, бу турыда үкенмим да. Мехфакта алган белемнәрем Компрессорлар заводында мастердан директорга кадәр юл узарга мөмкинлек бирде. Кайда гына эшләсәм дә, барлык тармакларда да алар миңа ярдәм итә.

ПТУ турында ни әйтерсез?

Р.Б.: Мин моңа ике яклы карашта. Күптән генә мине бер районга мәгариф елын ачу тантанасына чакырганнар иде. Мин объектив сәбәпләр аркасында бара алмадым. Шуңа күрә камера аша сәламләү яздырып тапшырырга сорадылар. Мин камерага әйтеп яздырырга тиешле материал белән танышкач, күреп алдым: узган елда мәктәпне 180 укучы тәмамлаган, шуларның 160ы югары уку йортларына кергән. Бу сан мине нык шаккаттырды. Бәлки, хәзер әйтәсе сүзләрем ошамас та. Элек ПТУдан чыккан укучы бәлки тәртип ягыннан бик мактарлык булмагандыр, тугызынчы сыйныфка алмаган укучы чыккандыр. Ул өченче разрядлы таныклык белән килеп, детальләр ясаган, сызымнар укыган.

Хәзер исә, теләге булган һәркем диярлек югары уку йортына укырга керә, кайвакытта, кызганычка каршы, дипломлы инженер да сызым укый белми. Мин моңа бик нык борчылам, берничек тә 180 укучының 160ы югары уку йортына керә алмый. Димәк, бу уку йортларын рангларга бүлүдә проблема бар.

Безнең техникумнарның бүгенге тәэмин ителешенә карасаң, мәсәлән, Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумын алсак, мин, әгәр барысын да кире кайтарып булса, башта техникум тәмамлар идем, аннан инде тормышымда башка карарлар кабул итәр идем. Чөнки училище йә техникум бирә торган база белемнәре һәм күнекмәләрен бернинди югары уку йортында да алып булмый. Техникум тәмамлаучылар бөтен җирдә дә югары бәяләнә иде. Әгәр педагогика тармагын алсак, мәктәпләрдә педучилище бетерүчеләр алтын бәясенә тора иде.

Элек ПТУ уңышка ирешә алмаучылар өчен урын буларак кабул ителә иде. Шулай да мәктәпләрдә төгәл бәяләү критерийлары булды. Әгәр өчлеләрең билгеле бер санда булса, сине тугызынчы сыйныфка алмыйлар иде. Хәзер ничек? Ниндидер бер критерийлар буенча синең унынчы сыйныфка эләкми калуың бармы?

Р.Б.: Сез әйткән формада, әлбәттә, юк. Әгәр сине шул исемлеккә кертсәләр, син берни дә эшли алмый идең, бусы беренчедән. Икенчедән, ПТУларны комплектлауның төгәл саны булган һәм ул дәүләт дәрәҗәсендә контрольдә тотылган. Бүген мондый хәл юк. Миңа ирек бирсәләр, мин бу юнәлештә бераз катырак торыр идем.

Әлбәттә, мин моны эшләмәячәкмен. Теләгемне генә әйтәм. Без профориентация белән ныграк шөгыльләнергә тиеш, шунысы аңлашыла.

Никадәр иртәрәк башласак, киләчәк һөнәрне сайлау шулкәдәр аңлырак булачак. Профориентация әти-әниләр йогынтысында гына түгел, кеше үзе дә күбрәк белү мөмкинлеге булырга тиеш. Югары педагогик уку йортларында практика булмау миңа бер дә ошамый. Педагог – белгечләрнең белгече бит ул. Бу кеше үз теләге белән, эчке тоемлавы белән һөнәргә килергә тиеш. Моның өчен практикага барып кайтырга, үзең теләгәнеңне генә түгел, булдыра аласыңмы икәнен дә аңлар өчен, беренче сыйныф, тугызынчы сыйныф, югары уку йорты студенты белән аралашырга кирәк.

Бәлки әле сине колледжга да алмаслар.

Р.Б.: Әлбәттә. Колледж белән колледж арасында да аерма бар. Керү өчен чират булган колледжлар да бар. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укучы студентлар саны зур. Анда күпләрнең керәсе килә. Анда гаҗәеп яхшы уку базасы, бик яхшы тулай торак. Бездәге бөтен техникумнар да шундый булса иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10