ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфада узачак «Идел» татар-башкорт фестиваль-бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә
Роспотребнадзор Казанның «Трефоль» икмәк пешерү йортын япкан
Арчаның Сикертән авылында галимә Мәрьям Хәсәнованың туган нигезе торгызылды
Фәрхәт Фәтхуллин иң яхшы Википедияче булып танылуын шәхси уңышы гына дип санамый
Татарстанның биш районында рәсми рәвештә кош гриппы буенча карантин кертелде

Дин

Мөфти Дубайда Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) нәселеннән булган Шәехтә дини мәҗлестә катнашты

10 апрель 2018, 12:31

Мөфти Дубайда Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) нәселеннән булган Шәехтә дини мәҗлестә катнашты Камил хәзрәт Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика рәсми делегациясе составында VIII Еллык инвестицион форумда катнаша.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре дәвам итә. Билгеле булганча, Дубайда VIII Еллык инвестицион форум уза. Биредә Камил хәзрәт Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендәге республика рәсми делегациясе составында форумда катнаша. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөфти үзенең эшлекле сәфәре барышында Шәех Мәэмүн әр-Рави белән күреште. Галим мөфтинең Дубайга килүе хөрмәтенә аны кичке ашка чакырды һәм танылган мөселман галимнәре катнашында махсус мәҗлес уздырды.

Шәех Мәэмүн әр-Рави – Гыйрак дин галиме, аның нәселе турыдан-туры Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә тоташа. Шәех Дубайда яши, ул Коръәнне яттан белү буенча иң югары дәрәҗәгә ирешкән. Шәех Мәэмүн әр-Рави Фарсы култыгы илләрендә Коръән конкурсларында баш хөкемдар һәм жюри рәисе булып тора, Әмирлек хакименең Коръән буенча Комитетында рәислек итә.

Камил хәзрәт Шәехне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән хафизлар мәктәбен торгызу юнәлешендәге эшчәнлеге һәм чаралары белән таныштырды: Коръән укучылар конкурслары, татар һәм рус телләренә тәфсирләр әзерләү, Коръәннәр бастыру һәм башкалар турында сөйләде. Шәех үз чиратында Дубайда әлеге юнәлештә эшләрне оештыру буенча шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10