ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Росатом» WorldSkills Kazan-2019 чемпионатының стратегик партнёры булачак
"Нәүрүз" театраль-белем бирү форумында Достоевский әсәрләре буенча спектакль куела
Бангладеш Премьер-министры рохинья мөселманнарын кире Мьянмага кайтарырга өнди
Төрки телле илләрдә пешекчеләр азык-төлек куркынычсызлыгы буенча онлайн-курслар үтә
Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк

Икътисад

Республика ярдәм фонды Татфондбанк һәм ИнтехБанк кертемчеләренә 114 миллион сум түләде

10 апрель 2018, 12:57 , Фото: Михаил Захаров

Республика ярдәм фонды Татфондбанк һәм ИнтехБанк кертемчеләренә 114 миллион сум түләде Фонд хәзерге вакытта 746 оешмага финанс ягыннан булышлык күрсәткән.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Республика ярдәм фонды Татфондбанк һәм ИнтехБанк кертемчеләренә 114 миллион сумнан артык акча түләде. Хәзерге вакытта 746 оешмага финанс ярдәме күрсәтелгән, дип хәбәр итә фондның матбугат хезмәте.

Республика ярдәм фондына 3,6 меңгә якын гариза килгән: шуның 2,4 меңе – юридик, 1,2 меңе – физик затлардан.

Юридик затлар фондка активрак мөрәҗәгать итә. Бу хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган ярдәм этаплары белән бәйле. Алар өченче чираттагы кредиторлар алдындагы бурычларны түләүгә юнәлдерелгән.

Ярдәмнең беренче этабы (аның кысаларында түләүләргә таләпләре 300 мең сумга кадәр тәшкил иткән юридик затлар өметләнә ала) быелның 30 апрелендә төгәлләнә. Икенче этап исә 2018 елның 1 сентябрендә тәмамланачак. Анысында түләүләргә таләпләре 500 мең сумга кадәр тәшкил иткән юридик затлар һәм гражданнарның төрле ташламалардан файдаланучы категорияләре дәгъва кыла ала. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10