ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Росатом» WorldSkills Kazan-2019 чемпионатының стратегик партнёры булачак
"Нәүрүз" театраль-белем бирү форумында Достоевский әсәрләре буенча спектакль куела
Бангладеш Премьер-министры рохинья мөселманнарын кире Мьянмага кайтарырга өнди
Төрки телле илләрдә пешекчеләр азык-төлек куркынычсызлыгы буенча онлайн-курслар үтә
Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк

Дин

Төркиядәге иң зур мәчетләрнең берсе Рамазан аенда ачылачак

10 апрель 2018, 21:30

Чамлыджа мәчете Истанбулның теләсә-кайсы почмагыннан күренә. Мәчет тирәсендә 107,1 метрлы иң биек дүрт манара төзелгән.

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Төркиядәге иң зур мәчетләрнең берсе Рамазан аенда ачылачак. Бу хакта “NewsTurk” сайтында хәбәр ителә.

Истанбулдагы Чамлыджа мәчетендә хәзерге вакытта эчке эшләр һәм диварларны бизәү бара. Төзүчеләр әйтүенчә, мәчет инде 100 процент диярлек әзер.

Мәчеттә Истанбул мэры Мәүлет Уйсал булып, мәдәни-агарту үзәге, сәнгать галереясе, китапханә һәм конференцияләр залының кайда урнашачагын караган.

Чамлыджа мәчете 15 мең квадрат мәйданны били, ул Истанбулның теләсә-кайсы почмагыннан күренә. Мәчет тирәсендә 107,1 метрлы иң биек дүрт манара төзелгән. Тагын ике манара туксанышар метр биеклектә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10