ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Чирмешән халык театры “Идел-йорт“ фестиваленың финалына әзерләнә

11 апрель 2018, 04:00 , Фото: Тәзкия Кәримова

Чирмешән халык театры “Идел-йорт“ фестиваленың финалына әзерләнә Бәйгенең финалы көзгә планлаштырыла.

(Чирмешән, 11 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Тәзкия Кәримова). Госман абый Мортазин 1972 елда Чирмешәндә театр төркеме оештыра, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче бу коллективка 1974 елда халык театры исеме бирелә. Менә шуннан бирле алар тамашачыларга ел саен бер-ике спектакль тәкъдим итәләр. Аның режессерлары да, артистлары да күп алышынды. Үзешчән артистларыбызны тамашачлар да яратып өлгерде, үз итәләр, дип яза җирле басма.

Кырык алтынчы сезонны Илдар Юзеевның “Кыр казлары артыннан” драмасы белән башлап җибәрдек. Бу сәхнә әсәре белән Әлмәт шәһәрендә узган халык театрлары коллективларының “Идел-йорт” фестиваленең төбәк турында чыгыш ясап, финалга уздык. Бәйгенең финалы көзгә планлаштырыла.

Яңа иҗат җимешебезне Иске Үтәмеш, Югары Чегодай, Бәркәтә һәм Чирмешән авыллары тамашачыларына тәкъдим иттек. Безне бик җылы кабул иттеләр. Киләчәктә башка авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә дә чыгыш ясарга ниятләп торабыз.

Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер – Рәхилә Шакирова, рәссам - Илһам Мортазин, тавыш операторы - Владимир Митяев. Рольләрдә: Альмир Жораев, Тәзкия Кәримова, Гөлгенә Харисова, Рушания Шакирова, Илһам Галимов, Салават Закиров, Илдар Галимов, Җәмил Мортазин.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10