ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Әгъзәм Фәйзрахманов: Сусыз дымлы җир ничек елга башы булсын - "Татарстан яшьләре" газетасы

11 апрель 2018, 08:23 , Фото: архив/Михаил Захаров

Әгъзәм Фәйзрахманов: Сусыз дымлы җир ничек елга башы булсын - Олпат журналист, Е.Черноусова фикеренә каршы чыгып, Казансуның кайдан башлануына дәлилләр китерә.

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ", "Татарстан яшьләре", Әгъзәм Фәйзрахманов). Арча районы – кызыклы төбәк. Биредә ниләр генә юк. Габдулла Тукайның музей-йорты, «Әлифба» музее. 140 чакрымга сузылган һәм ярларына Татарстан башкаласы урнашкан елга да нәкъ менә шушыннан башлана. Арча төбәгендә туып-үскән олпат журналист Әгъзәм Фәйзрахманов үз язмасында, Евгения Черноусованың фикеренә каршы чыгып,  Казансуның кайдан башлануына дәлилләр китерә. 

Урта мәктәптә укыганда, география укытучыбыз Нурулла абый Гыйлемханов вакыт-вакыт дәреслектә булмаган темалар буенча да әңгәмәләр үткәрергә ярата иде. Гадәттә андый дәресләр бик кызыклы була, вакытның үтүе сизелми дә кала. Бервакыт шулай Нурулла абый, класска кергәч: «Бүген Казансу елгасының кайдан башлануы турында сөйләшербез», – диде.

Билгеле, кечкенәдән үк елгаларда су кереп, болыннарда печән чабып үссәк тә, бу тема безнең өчен кызыклы тоелды. Шулай да һәр мәсьәлә буенча үз фикерен белдерергә яратучы, тиз кызып китүчән сабакташыбыз Фәйзи Әскәров әйтеп салды:

– Аның нәрсәсен сөйләшәсең ди инде?! Казан-суның Арчадан башлануын беләбез бит. Һәр яңалык безнең районда туа инде ул. Башкача була да алмый...

Без рәхәтләнеп көлештек. Кайберәүләр Фәйзинең сүзләрен хуплап кул чапты. Нурулла абый да әңгәмәнең шулай тиз генә кызыксыну уятуына канәгать иде булса кирәк, сүзсез калды, берничә минут елмаеп басып торды. Аннары тамак кырып алды да, сөйләвен дәвам итте.

– Чыннан да, безнең як халкы борынгы бабаларыбыздан ук килә торган шундый кыйммәтләргә – белемгә-гыйлемгә омтылыш, укымышлылык, табигый талант, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатларга ия. Арча районы – кызыклы төбәк. Биредә ниләр генә юк. Габдулла Тукайның музей-йорты, «Әлифба» музее. 140 чакрымга сузылган һәм ярларына Татарстан башкаласы урнашкан елга да нәкъ менә шушыннан башлана. Үсеп җиткәч тормыш җилләре сезне кая гына илтеп ташласа да, туган ягыгызны онытмагыз, аны тагын да ямьләндерергә тырышыгыз...

Остазымның бу сүзләре туган якларга кайткан саен хәтергә төшә, һәрвакыт Арчаны да, туган авылымны да сагынып кайтам. Үсә төшкәч Казансу елгасы башланган урында да булгаларга туры килде. Беренче тапкыр мин биредә республиканың бер төркем журналистлары белән булган идем. Район хакимияте башлыгы итеп билгеләнгәч, Алмас Нәзиров Арчаның барлык истәлекле урыннарын журналистларга күрсәтеп йөрде ул чакта. Аннан соң да газета-журналларга материаллар әзерләгәндә, миңа бу тирәләрдә тагын берничә тапкыр булырга туры килде.

Археологлар Арча шәһәрен казыганда беренче кешеләрнең монда XIII гасырда урнашуын ачыклаганнар. Вакытлар узу белән бу төбәктә күп нәрсәләр үзгәргән – авылларның берсе юкка чыкса, икенчеләре пәйда булган, тик Казансу ярларында кешеләр һәрчак күпләп яшәгән.

«Табигать һәйкәле Казансу елгасы» дигән язулы зур такта Арча урман хуҗалыгының Сурнар урманчылыгындагы инеш ярына 1978 елда куела һәм җирле халык елга нәкъ биредән башлана дип исәпли. Хәер, бу урында инеш агып утыра дип тә әйтеп булмый. Куаклар арасыннан чишмә бәреп чыккан. Еллар үтү белән ул үз юлындагы туфракны юдырган, зур гына сулы чокыр барлыкка килгән. Менә шушы чокырдан су бик кечкенә генә инеш рәвешендә Казанга таба агып утыра. Башкалага килеп җиткәнче аның юлы туктамый, ул һаман киңәя, тирәнәя генә бара.

Шунлыктан Казансу елгасының кайдан башлануы бик ачык кебек. Юк икән шул. Кайберәүләр үзләренең «ачышлары» белән башкаларны шаккатырырга тырышалар. «Татарстан экология проблемалары һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты хезмәткәрләре географик гаделлекне торгызды. Моңарчы Казансу башы карталарда Арча районының Чыпчык авылы янында билгеләнгән. Хәзер исә елганың күпкә югарырак башлануы ачыкланган», – дип яза Евгения Черноусова бер мәкаләсендә.

Шәхсән үземнең андый картаны күргәнем булмады. Бәлки географларның үзләре өчен чыгарылган берәр картада шулай күрсәтелгәндер. Ләкин Чыпчыкны Арча районы авылы дип исәпләү һич кенә дә «географик гаделлелек» дип атала алмый. Чөнки Арчаның андый авылы юк. Чыпчык Арча-Казан юлында урнашса да, элек-электән Биектау районына керә. Авторның язуына караганда, гидрологлар Казансуның ярымташландык Бимәр авылы янында, урмандагы биек чыршылар арасында, кычыткан һәм кызыл бөрлегән куаклыгы төбендә башлануын ачыклаган.

Институт хезмәткәрләре белән бергә экспедициядә булган Е.Черноусова болай яза: «Авылдан урман аша без Казансуның кипкән үзәне буйлап аның чын башлангычына таба узабыз. Язын метр-метр ярым киңлектәге үзән су белән тула, ә җәен бу елга турында бераз дымлы туфрак һәм сулыклар өчен хас үсемлекләр генә сөйли. Биредәге урман кеше аягы басмаслык чытырманга әверелгән. Агачлар төбендә метр ярым биеклектәге ифрат зур кырмыскалыклар. Чыршылар бер-берсенә бик терәлеп үскәнгә, аларның чәнечкеле ботаклары аша юл ярырга туры килә. Ниһаять, куе үлән баскан бер аланга җитәбез. Аяк асларыбыздагы җир дымлы, тик анда су юк. Галимнәр раслаганча, Казансу нәкъ менә шунда башлана».

Һәр елганың ниндидер су чыганагыннан башлануы мәгълүм. Чөнки язгы ташу сулары гына аны ел дәвамында туендыра алмый. Монда сүз коры елгалар турында бармый билгеле. Тагын шунысы да бар – куе урманнарда җирдәге дым тиз генә кипми, чөнки агачлар кояшны каплап тора. Шулай да сусыз дымлы җир ничек елга башы булсын ди инде!

Урманнарда йөргәндә дә төрле су чыганакларына, алардан башланып киткән кечкенә инешләргә дә тап буласың. Бу – табигый хәл. Әмма аларның барысын да елга башы дип исәпләргә кирәкми. Казансу елгасы башы турында сүз барганда, Казаннан иң ерак урнашкан һәм елганың өзлексез агымын тәэмин итүче чыганакны исәпләү дөрес булыр. Барлык зур елгаларның кушылдыклары бар. Шәхсән үземнең Иделнең дә күп кенә кушылдыкларын күргәнем бар. Гадәттә елгага башта кечерәкләре, аннары зурлары да коя башлагач, алар күп сулыга әверелә һәм киңәя.

Арча шәһәренә җиткәнче үк Казансуга Ия, Сөлә, Бирәзә, Пошалым кебек эреле-ваклы дистәләрчә елгалар коя. Казансуның барлыгы утызга якын кушылдыгы булуы мәгълүм. Елга акрынлап тирәнәя, ярлары текәләнә, агышы тизләнә. Арчага җитәрәк, елганы буып күл ясадылар, биредә карплар үрчетәләр. Янәшәдә генә «Балыкчылар авылы» мәдәни-күңел ачу үзәге оештырылды. Елга суы бакчаларны, басуларны сугару, терлекләргә эчерү өчен дә күпләп кулланыла. 

Арчадан Казанга чаклы юлын елга, нигездә, авыл хуҗалыгы җирләре һәм авыллар аша уза. Хәер, бөтен пычрак та башкалага барып җитми. Нәрсәләрдер төпкә китсә, нәрсәләрдер сөзелеп кала. Казанда Иделгә койганчы ул күпсулы киң елгага әверелә һәм аның урман эчендәге кечкенә генә чишмәдән башлануын күз алдына китерүе дә кыен.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10