ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ркаил Зәйдулла яңа китабын «Татар-информ» аша тәкъдим итә
Можгада үткән Коръән укучылар бәйгесен балалар бәяләгән
Татар теле олимпиадасына Гарәп Әмирлекләреннән килгән Ибраһим А.Гыйләҗевтан өзек сөйләячәк
Татар теле олимпиадасында катнашучы төрек кызы телне гаиләдә сакларга кирәк дип саный
Татар теленнән олимпиаданың узган елгы җиңүчесе быел ярышка япон егетен килергә үгетләгән

Дин

Камил Сәмигуллин танылган галим Сәет Абдуллатыйф әл-Фуд белән күреште

11 апрель 2018, 15:22 , Фото: dumrt.ru

Камил Сәмигуллин танылган галим Сәет Абдуллатыйф әл-Фуд белән күреште Татарстан мөфтие эшлекле сәфәрен Иорданиядә дәвам итә.

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Иорданиянең башкаласы Амман шәһәренә килде. Биредә Камил хәзрәт Сәмигуллин танылган галим, күп китаплар авторы, остаз Сәет Абдуллатыйф әл-Фуд белән күреште, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

"Хадаик әл-Хөсәен" мәчетендә узган очрашу барышында мөфти шәехне Диния Нәзарәтенең эшчәнлеге белән таныштырган, проектлары турында сөйләгән, кайбер юнәлешләрдә консультатив ярдәм сораган.

Галимнең Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлеге белән кызыксынуын истә тотып, Камил хәзрәт аңа олуг татар галименең тууына 200 ел тулуга багышлап Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте чыгарган фәнни хезмәтләр җыентыгын бүләк итте, диелә әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10