ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Казан имамнарын мәчетләрдә янгын куркынычсызлыгы буенча контрольне көчәйтергә өндәделәр

11 апрель 2018, 18:42

Дин эшлеклеләре алдына Рамазан аена әзерлек һәм өмәдә актив катнашу бурычы куелды.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Казанда имамнарны мәчетләрдә янгын куркынычсызлыгы буенча контрольне көчәйтергә өндәделәр. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан башкаласының имамнар катнашында төрле районнарында узган  җыелышлары көн үзәгенә мәчетләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычы куелды. Шулай ук дин эшлеклеләре изге Рамазан аена әзерлек һәм территорияләрне чистарту буенча өмә оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Киңәшмә башкаланың Мәскәү һәм Киров районнары, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мөхтәсибәтләрендә узды. Җыелышлар нәтиҗәләре буенча Изге Рамазан ае кысаларында чараларны югары дәрәҗәдә үткәрү, приборлар, электрүткәргечләр, янгын сүндерү җиһазларының төзеклеген даими контрольдә тоту, гомумшәһәр өмәсендә актив катнашу кебек бурычлар куелды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10