ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Балтач районы "Яшел ут" республика бәйгесендә өченче урын алды

12 апрель 2018, 02:00 , Фото: baltaci.ru

Балтач районы Җиңүчене "Юл хәрәкәте иминлеге" оешмасы җитәкчесе Рифкать Миннеханов диплом һәм проектор белән бүләкләде.

(Балтач, 12 апрель, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Шушы көннәрдә Мамадышта балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау һәм кисәтү максатыннан чыгып оештырылган "Яшел ут" республика бәйгесенең финал өлеше үтте, дип яза җирле басма.

Балтач районын әлеге конкурста бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасы (җитәкчесе Роза Шәмсетдинова) тәкъдим итте һәм авыл балалар бакчалары арасында өченче призлы урын яулады. Җиңүчене "Юл хәрәкәте иминлеге" оешмасы җитәкчесе Рифкать Миннеханов диплом һәм проектор белән бүләкләде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10