ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Галәм киңлекләренә юл - Зәй аша - "Зәй офыклары" газетасы

12 апрель 2018, 10:24 , Фото: http://zainsk-rt.ru

Галәм киңлекләренә юл - Зәй аша - Гагарин космоска очканчы бер ай алдан Зәйдән 10 километр читтәге Иске Тәкмәк авылы басуына Җир орбитасында булган космик аппаратта эт төшә.

(Казан, 12 апрель, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова).  Гагарин космоска очканчы бер ай алдан Зәйдән 10 километр читтәге Иске Тәкмәк авылы басуына Җир орбитасында булган космик аппаратта эт төшә. Шәһәрдә Чернушка кушаматлы эткә урнаштырылган һәйкәл шул хакта сөйли.

Бер ел элек Россия геройлары - космонавтлар Антон Шкаплеров белән Олег Артемьев Зәйдә әлеге тарихи әһәмияткә ия һәйкәл белән таныштылар, космоска мөнәсәбәтле булган урынга, туган як тарихын өйрәнү музеена сәяхәт кылдылар, зәйлеләр белән очрашып, укучыларның космос эшчәнлеге буенча чыгышларын хупладылар. Әлеге сәфәрдән илһамланып, зур тәэсирләр белән киткән Антон Шкаплеров Америка һәм Япония астронавтлары белән «Союз МС-07» космик кораблендә чираттагы очышын ясады. Шунысы игътибарга лаек, Антон Шкаплеров белән Казанда узачак «WorldSkills» эшче һөнәрләр Бөтендөнья чемпионаты әләме дә галәм иңләде. Космостан кайткан бу әләм дөньяның 21 илендә, әлеге чемпионат узган 33 шәһәрдә булып, 2019 елда Казанга чемпионат ачылышына кайтачак.

Шул рәвешле, Татарстан галәм белән икенче мәртәбә мөнәсәбәттә. Аның тәүгесе - галәм киңлекләрен үзләштерүдә беренче адымнарның Зәйдә ясалуы. Галәмгә юл ничек Зәй аша узды соң?

Бөек Ватан сугышыннан соң илебез конструкторлары космос киңлекләрен яулау уе белән яна. 1958 елда баш конструктор Сергей Королев, Олег Козюпа җитәкчелегендә төркемгә космик аппарат эшләнеп, ул Белка һәм Стрелка кушаматлы этләр белән космостан әйләнеп кайта. Космоска кеше җибәрергә була, дигән ныклы нигез туа. 1961 ел башына өч космик аппарат ясала. Шул рәвешле, герметик кабиналарда урнаштырылган хайваннар белән 1нче һәм 2нче аппаратлар уңышлы әйләнеп кайта, өченчесендә кеше очачак, дигән шарт куела.

1нче аппарат ялгышып, Иске Тәкмәк басуына төшә. Аны Куйбышев шәһәре тирәсендә көткән булалар. Шулай итеп, Иске Тәкмәк, шул исәптән Зәй, космонавтика тарихында билгеле төбәк булып тора. Моны тарихи фактлар дәлилли. Мәскәүнең Космонавтика музеенда сакланучы “Восток” космик ракетасыннан төшкән аппаратның иллюминатор капкачына “Иске Тәкмәк авылы колхозчылары һәм Алабуга чекистларыннан космосны яулаучыларга кайнар сәлам”, дигән сүзләр язылган.

“Восток” космик корабле 9 мартта иртән Байконур космодромыннан һавага күтәрелә һәм Җир тирәли әйләнеп чыга. Олег Козюпа бу хакта болай дип яза: “Без аны Куйбышев шәһәре янында көткән идек, Зәй янында таптык”.

Басуда - космик аппарат төшкән урында зур шар, корабль хәрәкәтен туктату җиһазы һәм космонавт комбинезоныннан манекен табыла. Иске Тәкмәккә Олег Козюпа, космоновтлар әзерләү бүлеге җитәкчесе Николай Каманин, академик Василий Парин, эзләү төркеме, Алабуга чекистлары, хәрби часть составлары килеп җитә. Әлеге урынга беренче булып шартлау тавышын ишеткән һәм һавадан җиргә нәрсәдер атылганын күргән Аксар һәм Тәкмәк халкы җыелган була инде. Кемдер бомба ташладылар, ди (АКШ һәм СССР арасында ул елларда салкын сугыш чоры була), ә кемнәрдер шпион тотарга дип килә. Гомумән, бу көнне шартлау тавышын якын-тирә авыллар халкы да ишетә. Шар формасындагы космик аппараттан диңгез дуңгызчыгы (морская свинка), соры тычкан һәм Чернушка исемле эт алына.

Мәкаләдә үткәннәргә әйләнеп кайтып, тарихи вакыйганың шаһитлары булган кешеләр белән очраштык. Кызганыч, бу хакта сөйләүче фотосурәтләр юк. Гомумән, бу тема 80нче елларның азагына кадәр халыкка чыгарырга рөхсәт ителми.

Шаһитлар булышлыгы белән тарихка күз салыйк. Вакыйганы үз күзләре белән күргән Иске Тәкмәк өлкәне Владимир Лаврентьев менә нәрсәләр сөйли:

-Өйдә утырганда көчле шартлау тавышы ишетеп, урамга чыктык, күктән басуга парашютта кеше төшкәнен күреп, әти, әби һәм мин шунда йөгердек. Шар тимер юлдан берничә йөз метр тирәсе ераклыкта төшкән иде. Буранлы салкын көн, җил көчле, киемнәрдән үтеп керә. Шулай да, халык тарихта калачак вакыйга урынында кайнаша. Бер кеше йөзтүбән ята, аны әйләндереп карасак, ул манекен булып чыкты. Аннан антенналар чыгып тора иде. Манекен кешегә нык охшаган, аның сәгате һәм пистолеты да бар иде. Шартлау тавышыннан 20 минутлап узгач, вертолет очып килде, аннан парашютларда кешеләр басуга сикерде. Аларның өчесе телефон үткәргечләренә уралган иде. Вертолеттан чаңгылар да аттылар, чөнки шар төшкән урынга чаңгылар белән генә керерлек иде. Хәрби киемле кешеләр килеп (алар арасында Каманин да бар иде), шарны ачтылар, чыбыкларга уралган этне Каманин алып куенына тыкты. Этнең махсус поясларда булуы хәтердә калган. Поясларга аппарат стенасыннан пружиналар беркетелгән иде. Ул көнне без шарның эченә кереп карадык. Шарны исә вертолет тагып, күтәреп, аэропортка алып китте. Без аны кул болгап озатып калдык.

Иске Тәкмәк басуына төшкән космик аппарат белән бәйле оештыру эшләрен җитәкләгән Харис Зарипов белән дә очрашып сөйләштек. Бөек Ватан сугышы ветераны бу вакыйганы әле дә яхшы хәтерли. Ул чорда Харис Зарипов район башкарма комитеты рәисе була. Шулай бер көнне (1961 елның 9 мартында), колхозларда булып, район үзәгенә кайткан мизгеле була аның. Телефон шалтырый. Эчке эшләр бүлеге башлыгы Ислам Гыйльманов: “Иске Зәй аэропортына генерал килгән, сезне сорый”, - ди. Иске Тәкмәк басуына космик объект төшүен ул аннан ишетә.

-Аэропортка төшеп, генерал белән күрешеп-таныштым. Ул хәрби һава гаскәрләреннән генерал-лейтенант Николай Каманин иде. Тиз арада, машинага утырып, Иске Тәкмәккә киттек. Кеше биеклегендә аппарат төшкән урында халык җыелган. Без килүгә, хәрби киемдәге генерал-лейтенант Каманинга хәлләр торышы буенча рапорт бирде. Халык аппарат яныннан читләштерелде. Якынрак килегез, аппарат шартласа, бергә һәлак булырбыз дип, Каманин шаярып, мине чакырды. Аппаратның бәрелүне йомшарта торган амортизаторы сынган, люк капкачы ачык иде. Аппарат шартлаткычы зарарсызландырылды. Зәйгә кайтканда исә юлда каршыга килүче хәрби монтажчылар очрады. Каманин аларга күрсәтмәләр бирде, Мәскәүгә шалтыратып, космик аппаратның уңышлы җиргә төшүен хәбәр итте. Генералны – “Төзүчеләр”, калган хәрбиләрне Иске Зәй кунакханәләренә урнаштырдык. Икенче көнне исә “Ми-4” вертолеты килеп, аппаратны һавага күтәреп, Иске Зәй аэропортына илтте.

Иске Зәй халкы вертолетның шар күтәреп баруын күреп, бу тамашаны якыннан күрергә дип, аэропортка йөгерә. Ул чакта 7 яшьлек Зәйтүнә Миронова әлеге мизгелне ачык хәтерли.

-Шар көмешсу төсендә иде, аэропортта – зур-зур самолетлар, хәрби киемле кешеләр. Без – балалар, аларны очып киткәнче күзәттек, - ди ул.

1нче мәктәпнең элекке директоры Георгий Сафронов ике укытучы (аның берсе Наилә Исхакова була) белән Иске Тәкмәктә космик аппарат төшкән урында, аэропортта да булырга өлгерә. “Басуга төшкән космик аппаратны якыннан күреп булмады, якын җибәрмәделәр. Ә менә аэропортка шар формасындагы аппаратны вертолетка алып килеп, аны махсус самолетка төягәнне ап-ачык күрә алдым», - ди Наилә Исхакова. Аэропорт ул көннәрдә кардан киң итеп ачылган булган.

Иске Зәйдән бирегә кемнәрдер йөгереп, кемнәрдер техникада килә. Ул көннәр үзе бер тамаша, тарихи мизгел була. Ә бер айдан – 1961 елның 12 апрелендә космоска Юрий Гагарин очканын ишеттек, ди Наилә ханым. Беренче космонавтның газетада басылган фотосурәтләрендәге елмаюын искетәкмәклеләр космик аппараттан этне алып, куенына тыккан өлкән лейтенантныкы дип, Гагарин Тәкмәктә булган, дигән сүзләр йөри.

Тарихи вакыйгаларның кайсысын гына алма, алар еллар үткән саен төрле уйдырмалар белән баетылып, үзгәрә. Иске Тәкмәк басуында булган тарихи вакыйга – моның ачык дәлиле. Тарихчы, “Зәй энциклопедиясе”, “Зәй турында очерклар” китаплары авторы Владимир Малахов бу вакыйганы җентекләп өйрәнә. Ул моның өчен махсус Мәскәүгә бара, архивларда казына, документлар җыя. Шул рәвешле, ул шактый кызыклы мәгълүмат туплый. Владимир Малахов Иске Тәкмәктә Юрий Гагарин булуны инкарь итә. Чөнки ул космонавтлар әзерләү үзәгенә язган хатына: “Восток” корабы аппараты төшкән урында космонавтлар булмады”, - дигән җавап ала.

Ничек кенә булмасын, галәм киңлекләрен өйрәнүнең тәүге адымнары Зәйдә ясала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10