ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Дуслык күпере"нең чираттагы тукталышы - Стәрлетамакта

12 апрель 2018, 17:48 , Фото: соцсети

Концертта Айдар Галимов, Фидан Гафаров, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Хәмдүнә Тимергалиева, Раяз Фасыйхов, Илсөя Бәдретдинова һ.б. катнаша.

(Стәрлетамак, 12 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген “Дуслык күпере” Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале артистлары Стәрлетамакта чыгыш ясый.

Проектның сопродюсерлары – сәнгать җитәкчесе Рифат Фәттахов һәм генераль директоры Айдар Шәйдуллин.

"Бу фестиваль җырчыларны бергә җыя. Кайсы вакытта без бүленәбез, ә фестиваль берләштерә. Татар-башкорт җырчылары гына түгел, без мишәрләр дә кушылдык. Рәхәтләнеп иҗат итәбез, халык белән аралашабыз. Мәскәүдә узган фестивальдән соң бары уңай, яхшы фикерләр генә килде. Танышларым, туганнарым әле дә мактап сөйли. Фестиваль шулкадәр матур, җиренә җиткереп эшләнгән, диләр. Сәхнә бизәлеше, артистларның киемнәре, җырлары тамашачының күңеленә хуш килгән. Мин "Дуслык күпере"н салават күпере белән тиңләр идем. Салават күперендә бик матур, ачык төсләр генә. Фестивальдә дә шундый матурлык хөкем итә. Алга таба да "Дуслык күпере"нә караңгы төсләр кермәсен, дуслык җепләре аерылмасын. Ул дәвамлы булсын, бергә булыйк. Безнең берлекне күреп соклансыннар, үрнәк алсыннар", - дип белдерде җырчы Халидә Бигичева.

Фестивальдә татар-башкорт эстрадасының бөтен буын артистлары - Айдар Галимов, Фидан Гафаров, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Вәлиев, Раяз Фасыйхов, Илсөя Бәдретдинова, Иркә, Марсель Вәгыйзов, Илсаф, Алсу Әбелханова, "Ваһапов" фестивале артистлары катнаша.

"Сәхнәдә артистлар, гаҗәеп матур мохит тудырып, татар-башкорт милләтенең үзенчәлеген күрсәтте. Фестивальгә әзерлек җитди барды. Аны җырчыларның чыгышларыннан ук күреп була", - ди җырчы Айсылу Габдинова.

Алга таба фестиваль, Екатеринбург, Төмән һәм Чиләбе аша үтеп, 18 апрельдә Казанның “Пирамида” залында гала-концерт белән төгәлләнә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10