ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Спорт

Сабада чаңгы сезонын яптылар

13 апрель 2018, 05:00 , Фото: saby.tatarstan.ru

Сабада чаңгы сезонын яптылар Спортчылар шәхси ярышларда һәм эстафетада көч сынашты.

(Саба, 13 апрель, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Байлар Сабасы трассасында чаңгы сезоны ябылуга багышланган ярышлар үткәрелде. Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов катнашты, дип яза җирле басма.

Спортчылар шәхси ярышларда һәм эстафетада көч сынашты. Укучылар арасында Галия Шәрифуллина, Фаил Гарипов, Сабина Хәбирова, Салават Галиев, Рамилә Сәүбәнова, Рамил Шакиров җиңүчеләр булдылар. Хатын-кызлар арасында төрле яшь категориясендә иң яхшы нәтиҗәне Алия Мөбарәкова, Олеся Хәбирова, Хания Галимуллина, ир-егетләр узышында Алмаз Таипов, Данил Ганиев, Азат Галиев, Дамир Шакирҗанов, Әмин Миңнегулов күрсәтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10