ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Рәсми Татарстан

А.Песошин: "Татарстан төзүчеләре берләшмәсе”нең бурычы - эш сыйфатын күзәтүне көчәйтү

13 апрель 2018, 07:15 , Фото: tatarstan.ru

А.Песошин: Премьер-министр әйткәнчә, “Татарстан Республикасы төзүчеләре берләшмәсе” Россиядәге үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар исәбендә.

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Алексей Песошин “Татарстан төзүчеләре берләшмәсе”нең 2018 елдагы бурычлары - эшнең сыйфатын күзәтүне көчәйтү, контракт таләпләрен үз вакытында үтәү, дип әйтте. Әлеге фикерен ул “Татарстан Республикасы төзүчеләре берләшмәсе” әгъзаларының IX еллык гомуми җыелышында катнашканда белдерде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Татарстан Республикасы төзүчеләре берләшмәсе”нең эше турында төп докладны оешманың президенты Рим Халитов ясады.

Ревизия комиссиясе хисабын бу комиссиянең рәисе Илдар Галиев тәкъдим итте - 2017 елда эш нәтиҗәләре канәгатьләнерлек дип табылды.

2017 ел өчен еллык бухгалтерлык хисабын оешманың баш бухгалтер урынбасары Резедә Гайфетдинова тәкъдим итте. Ул, аерым алганда, 2017 елда оешманың табышы 95,298 млн сум тәшкил итте, дип хәбәр итте.

Алексей Песошин әйткәнчә, “Татарстан Республикасы төзүчеләре берләшмәсе” Россия Федерациясендәге зур төбәк үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар исәбенә керә.

“Төзелеш комплексы Татарстан Республикасы икътисадының иң мөһим секторларының берсе булып тора, - дип белдерде Алексей Песошин. -Төзелеш индустриясенә бюджет акчасын кертү аркасында, дәүләт республика халкының торак проблемасын киметүгә ярдәм итте, өстәмә эш урыннары булдырылды, Татарстанның төзелеш берлеге икътисадтагы тискәре нәтиҗәләрне азайта алды”.

Татарстан Республикасының төзүчеләре берләшмәсе 1000нән артык төзелеш оешмасын берләштерә ( 2018 елның 1 апреленә 1025 оешма).

2017 елда Татарстан Республикасында 37 дәүләт программасы гамәлгә ашырылды, аларның финанслау күләме 44 млрд сумнан артык тәшкил итте, дип искә алды Алексей Песошин. Ул шулай ук 2018 елда шундый ук финанслау күләме белән 38 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла, дип искә төшерде.

Алексей Песошин барысына да эшләре өчен рәхмәт әйтте һәм төзүчеләр алга таба да республиканың киләчәктәге үсеше өчен төрле проектларны актив башкарырлар дигән ышаныч белдерде.

Аннары ТР Премьер-министры Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды (“Фидакарь хезмәт өчен” медале, “ТРның атказанган төзүчесе”, ТРның атказанган ТКХ хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр). 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10