ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Казанда Италиянең Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле белән очрашты

13 апрель 2018, 15:56 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Казанда Италиянең Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле белән очрашты Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Италия делегациясе белән очрашуы узды.

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Италия делегациясе белән очрашуы узды. Татарстан лидеры Италиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Паскуале Терраччанога ике республика арасындагы хезмәттәшлекне активлаштырырга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, үзара хезмәттәшлек юнәлешләре аз түгел. Мәсәлән, нефтехимия, машина төзелеше, автомобиль төзелеше, автокомпонентлар җитештерү һәм башка өлкәләрне алырга була.

“Эшлекле сәфәрегез вакытында республиканың икътисади, мәдәни мөмкинлекләре белән таныша алырсыз дип ышанам. Һәм без хезмәттәшлек буенча яңа юнәлешләрне билгели алачакбыз. Без проектларны үстереп, алга таба хезмәттәшлек алып барырга әзер”, - диде Татарстан Президенты.

Ул шулай ук республикада инвестицияләрне җәлеп итәрлек база булдырылганлыгын җиткерде. “Италия бизнесы бик кыска вакыт эчендә салым преференцияләрен алып, персоналны әзерләү мөмкинлеген булдырырга, бизнесны башлап җибәрергә мөмкин, – дип искәртте Татарстан лидеры.

“2012 елда Италия һәм Татарстан арасындагы товар әйләнеше 3,5 млрд АКШ долларын тәшкил итте. 2016 елда бу сан 260 млн долларга калды. Безнең эшне активлаштырырга кирәк, проектлар булдырырга кирәк. Узган елда товар әйләнеше 23 процентка артты үзе. Сезнең сәфәр хезмәттәшлекне арттыруда этәргеч булырга тиеш. Сәяси киеренкелеккә карамастан, без багланышларыбызны һәм бергә эшләү теләгебезне саклап калдык”, - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10