ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Рәсми Татарстан

Р. Миңнеханов Казанда Латин Америкасы һәм Кариб Бассейны илләре вәкилләре белән очрашты

13 апрель 2018, 18:52 , Фото: tatarstan.ru

Р. Миңнеханов Казанда Латин Америкасы һәм Кариб Бассейны илләре вәкилләре белән очрашты Р. Миңнеханов Татарстан Латин Америкасы һәм Кариб Бассейны илләреннән булган партнерлар белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә, диде.

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Латин Америкасы һәм Кариб Бассейны илләренең (Аргентина, Бразилия, Венесуэла, Доминикан Республикасы, Колумбия, Куба, Парагвай һәм башкалар) Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов дипломатларга Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә теләүләре өчен рәхмәт белдерде. "Бу сәфәрегездә сез Россия Федерациясенең алдынгы сәнәгать төбәкләренең берсе – Татарстанның икътисади, инвестицион, фәнни-мәгариф, мәдәни, спорт һәм туризм потенциалы белән танышырсыз, дип ышанам", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, "Татарстан Латин Америкасы һәм Кариб Бассейны илләреннән булган партнерлар белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә".

"Россия Федерациясенең сезнең илләр белән дустанә мөнәсәбәтләре күптән урнашкан, күп кенә халыкара мәсьәләләр буенча карашлар бертөрлеге күзәтелә", - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ул Латин Америкасы һәм Кариб Бассейны илләрендә берничә мәртәбә булган. Аерым алганда, 2015 елда Сан-Паулуда (Бразилия) Россия 2019 елда Казанда Ворлдскиллс стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче бөтендөнья уздыруны откан.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Латин Америкасы һәм Кариб Бассейны базарында Татарстан предприятиеләре продукциясе яхшы мәгълүм. "Бу, беренче чиратта, Казан вертолётлар заводында чыгарылучы Ми сериясе вертолётлары, - диде ТР Президенты. - "КАМАЗ" йөк автомобильләрен дә искә алмый булмый. 5 ел эчендә сезнең илләргә 3324 машина китерелде".

Латин Америкасы илләре белән нефть химиясе, фармацевтика, мәдәният, спорт һәм туризм һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек гамәлгә ашырыла.

Шул ук вакытта булган икътисади багланышлар гамәлдәге мөмкинлекләргә туры килми әле, диде Рөстәм Миңнеханов. "Күбрәк аралашырга, бизнес делегацияләр, туристик компанияләр делегацияләре оештырырга, оптималь транспорт-логистика схемаларын эшләргә кирәк, мәгариф өлкәсендә актив эш оештыру зарур", - дип белдерде ул.

Парагвай Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Рамон Антеро Диас Перейра барлык дипломатлар исеменнән Рөстәм Миңнехановка Татарстанда булу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Казан Кремленә килгәндә безне мәчет һәм православие соборының янәшә урнашулары гаҗәпләндерде, бу шундый зур булмаган территориядә төрле дин вәкилләренең тату яшәү үрнәге булып тора", - диде ул.

Рамон Антеро Диас Перейра хәбәр иткәнчә, Татарстанга эш сәфәре кысаларында дипломатлар Казан федераль университетында һәм берничә җитештерү үзәгендә булырга җыеналар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10