ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфада узачак «Идел» татар-башкорт фестиваль-бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә
Роспотребнадзор Казанның «Трефоль» икмәк пешерү йортын япкан
Арчаның Сикертән авылында галимә Мәрьям Хәсәнованың туган нигезе торгызылды
Фәрхәт Фәтхуллин иң яхшы Википедияче булып танылуын шәхси уңышы гына дип санамый
Татарстанның биш районында рәсми рәвештә кош гриппы буенча карантин кертелде

Спорт

ТР Президенты: Татарстанда "Хоккей йолдызлары атнасы" хоккей уеннарының абруен күтәрәчәк

14 апрель 2018, 14:06 , Фото: president.tatarstan.ru

ТР Президенты: Татарстанда "Хоккей йолдызлары атнасы"н көтәбез, бу - искиткеч бәйрәм булачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда “Хоккей йолдызлары атнасы-2019” шоу-чарасын үткәрү буенча үз фикерен белдерде.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова с президентом-председателем Правления ООО "Континентальная хоккейная лига" Дмитрием Николаевичем Чернышенко

Республика башлыгы сүзләренчә, "Хоккей йолдызлары атнасы" – дөньякүләм вакыйга. “Хоккей һәрвакыт спортның төп төре булды, хәзер дә шулай һәм шулай булачак. Бездә спорт төрләре күп, әмма хоккей - инфраструктура, командалар составы, аларның турнирда катнашулары буенча үзенчәлекле. Бу вакыйга республикада хоккейны үстерүгә этәргеч бирәчәк, абруен һәм игътибарын арттырачак. "Хоккей йолдызлары атнасы"н көтәбез, бу - искиткеч бәйрәм булачак”, - диде Миңнеханов.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова с президентом-председателем Правления ООО "Континентальная хоккейная лига" Дмитрием Николаевичем Чернышенко

Татарстанда “Хоккей йолдызлары атнасы-2019”  киләсе елның 12-20 гыйнварында уздырылачак. 12-13 гыйнварда Түбән Камада Хатын-кызлар хоккей лигасы йолдызлары матчы һәм Яшьләр хоккей лигасы Кубогы ярышлары узачак. Казанда 19 гыйнварга мастер-шоу һәм 20 гыйнварга КХЛ йолдызлары матчы планлаштырылган. Шулай ук Әлмәттә дә Хоккей йолдызлары атнасына багышланган чаралар үткәреләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10