ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ык елгасында баткан ир-ат мәетен Минзәлә коткаручылары өч көн эзләгән
Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк
Мөселман балалар Сабан туенда баш батырны, көрәштермичә, жирәбәдә ачыкладылар
Мәскәүдән Эльза Габдрахманова Казанда узачак "Татар кызы" конкурсында катнашырга әзерләнә
Алмаз Хәмзин: Кадим Нуруллинны циркка җибәрәләр дигәч, шаккатык - "Шәһри Казан" газетасы

Татар дөньясы

Чиләбедән килгән нагайбәк татары үзләрендә яшьләрнең татарча сөйләшмәвенә борчылу белдерде

14 апрель 2018, 16:34 , Фото: Алмаз Шиһабетдинов

Чиләбедән килгән нагайбәк татары үзләрендә яшьләрнең татарча сөйләшмәвенә борчылу белдерде “Казанда мин таң калдым. Биредә олысы да, кечесе дә үз телендә сөйләшә”, - диде Николай.

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Чиләбедән килгән нагайбәк татары Николай Юскин “Татар-информ” хәбәрчесенә татар теле проблемасының Чиләбедә Казанга караганда зуррак булуын белдерде.

“Нагайбәкләр тарихына булган кызыксыну балачактан килә, дип уйлыйм. Үз милләтемнең мәдәниятен яратам. Кызганыч, безнең яшьләр туган телдә сөйләшми. Казанда әле мин таң калдым. Биредә олысы да, кечесе дә үз телендә сөйләшә", - диде ул.

Чиләбе өлкәсендә керәшеннәрнең үзенең берләшмәсе җитми, дип саный ул. Хәзерге вакытта Николай Юскин IV Керәшен яшьләре форумында катнаша. Форумнан ул нәкъ менә шул берләшмәне төзү өчен илһамланып кайтырга тели.

Нагайбәкләр - татарларның православие динендәге этнографик төркеме. 2010 елга халык саны — 8148 кеше, күпчелеге Чиләбе өлкәсендә яши. Телләре — татар теленең нагайбәк сөйләше.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10