ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әтнә көрәшчеләре Актаныштан җиңеп кайтты

14 апрель 2018, 21:19

Әтнә көрәшчеләре Актаныштан җиңеп кайтты 400гә якын көрәшче арасында Адель Гыйләҗев 3 нче урын алды.

(Әтнә, 14 апрель, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). 12 апрель көнне Актанышка көрәш бәйгесенә киткән 2002-2004 елгы яшүсмер егетләребез бүген җиңү белән кайтты. Без аларның авыррак үлчәүдәге егетләр белән көрәшәчәген белеп, борчылып көткән идек. Ә алар җиңү дә алып кайттылар, дип яза “Әтнә таңы” сайты.

Татарстанның Беренче Президенты М.Шәймиев призына үткәрелгән һәм 400гә якын көрәшче катнашкан ярыштан Адель Гыйлаҗев (тренеры – Руслан Сафин) 3нче урынны алып кайтты.

"Көрәшчеләребез бик тырышып көрәште. Олы Мәңгәрдән Филатов Айзат, Күшәрдән Фомин Рифат та җиделеккә эләктеләр. Алар да бик аздан гына өчлеккә керми калдылар. Начар күрсәткеч түгел. Җайлап-җайлап күтәреләбез инде, шөкер. Иң мөһиме - үзебезнең җирлектә үскән Әтнә егетләре болар. Ярышка кайсы районнан көрәшче эзлик икән, дип утырмыйбыз. Көрәш түгәрәгенә йөрүчеләр дә артканнан-арта. Тренер Руслан Сафин тырышлыгы бу. Җиңүләребез алда әле", - ди спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10