ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Дәүләт Советында эчәклеге ялкынсынган авыруларга ярдәм күрсәтү буенча утырыш узачак

15 апрель 2018, 09:41 , Фото: Рамиль Гали

Дәүләт Советында эчәклеге ялкынсынган авыруларга ярдәм күрсәтү буенча утырыш узачак Соңгы дистә елда Россиядә эчәклекнең ялкынсыну авырулары үсеше күзәтелә.

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 16 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Сәламәтлек саклау буенча эксперт советының күчмә утырышы уздырыла. Чара “Эчәклеге ялкынсынган авыруларга медицина ярдәме күрсәтүне норматив-хокукый камилләштерү” темасына багышланган. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җәрәхәтле колит һәм Крон авыруы кебек эчәкнең ялкынсыну авырулары бүгенге көндә гастроэнтерологиядә җитди проблемалардан санала. Бу авыруларны күп еллар өйрәнүгә карамастан, килеп чыгышлары әле һаман билгеле булмавы белән аңлатыла.

Соңгы дистә елда Россиядә эчәклекнең ялкынсыну чирләре үсеше күзәтелә. Ел саен 100 мең кешегә 5-20 очрак теркәлә. Бу күрсәткеч арта бара. Соңгы 40 елда ул якынча алты мәртәбә арткан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10