ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әлмира Әдиятуллина Россия Диния нәзарәтенең рухи бердәмлек өчен медаленә лаек булды
2019 ел Россиядә Авыл елы дип игълан ителергә мөмкин
Хәзер чүплекләр тәртипкә китерелә, лицензиясез эшләүчеләр юк – табигатьне саклау прокуроры
Марат Әхмәтов сөт бәяләренең кайчан артачагын әйтте
Васил Шәйхразиев Нижневартовскның “Росинка” балалар бакчасында булды

Татар дөньясы

Мәскәүдә "Татар кызы" бәйгесендә катнашырга теләүчеләрдән заявкалар кабул ителә

15 апрель 2018, 11:05 , Фото: соцсети

Мәскәүдә Анкеталарны 28 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин.
(Казан, 15 апрель, "Татар-информ"). Бүгеннән, ягъни 15 апрельдән Мәскәүдә "Татар кызы" бәйгесендә катнашырга теләүчеләрдән заявкалар кабул ителә. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. 
 
Анкеталарны 28 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин. Бәйгедә 18-25 яшьлек татар телен камил белән туташлар катнашырга хокуклы.
 
Сайлап алу туры 12 майда Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә узачак. 
 
18 май - 23 июнь аралыгында матурлык һәм зирәклек конкурсының ярымфиналы үткәрелә. Төбәкне халыкара конкурста тәкъдим итәчәк конкурсант электрон тавыш бирү юлы белән сайланып, 24 июньдә финалда катнашачак. 
 
Җиңүче истәлекле бүләкләрдән тыш көз айларында Казанда узачак "Татар кызы" Халыкара бәйгесенә юлламага ия булачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10