ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чит ил паспорты һәм машина йөртү таныклыгы кыйммәтләнә
Рөстәм Миңнеханов Мисырның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очраша
Коммуналь калдыкларны утильләштерү буенча завод төзелеше буенча җәмәгать тыңлаулары узачак
Васил Шәйхразиев Нижневартовскиның Милли мәдәниятләр үзәге белән танышты
Балык Бистәсе районында плотина янындагы юл ябылган

Җәмгыять

Буада чакырылучы көне узды

15 апрель 2018, 04:00

Район җитәкчелеге исеменнән булачак солдатларга һәм аларның әти-әниләренә теләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камәртдинов җиткерде.

(Буа, 15 апрель, "Татар-информ", "Байрак"). Буада язгы чакырылышта хәрби хезмәткә алынучы ир-егетләрне тантаналы төстә армиягә озату кичәсе үтте. Район җитәкчелеге исеменнән булачак солдатларга һәм аларның әти-әниләренә теләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камәртдинов җиткерде. Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин егетләргә һәркайда дисциплина саклап, Буа исеменә тап төшермичә, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде, дип яза җирле басма.

Ул муниципаль район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдиновага районның хәрби комиссариаты белән тыгыз хезмәттәшлек итүе өчен Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодинның Рәхмәт Хатын һәм Халык комиссариатлары оешуга 100 ел тулу уңаеннан истәлек медален тапшырды. Шундый ук медальгә отставкадагы хәрби Ринат Хәсәнов та лаек булды. Буалы әниләр исеменнән быел баласын армиягә озатучы Люция Краснова чыгыш ясады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10