ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чит ил паспорты һәм машина йөртү таныклыгы кыйммәтләнә
Рөстәм Миңнеханов Мисырның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очраша
Коммуналь калдыкларны утильләштерү буенча завод төзелеше буенча җәмәгать тыңлаулары узачак
Васил Шәйхразиев Нижневартовскиның Милли мәдәниятләр үзәге белән танышты
Балык Бистәсе районында плотина янындагы юл ябылган

Мәдәният

Бүген “Алтын битлек” театр премиясе лауреатлары билгеле булачак

15 апрель 2018, 10:07 , Фото: соцсети, Рамиль Гали

Бүген “Алтын битлек” театр премиясе лауреатлары билгеле булачак Татарстанның ике татар театры проекты нәтиҗәләрне көтә.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген кич белән “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреатлары билгеле булачак. Тантана Большой театрның Яңа сәхнәсендә 19.00 сәгатьтә башлана.

Исегезгә төшерәбез, тантананы Татарстанның ике театры көтә. Берсе – Әлмәт театрының казах драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча куелган "Кибет" спектакле дүрт номинация буенча "Алтын битлек"кә тәкъдим ителгән иде. Болар - "Кече форматлы спектакль", "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә Мәдинә Гайнуллина һәм Диләрә Ибәтуллина, "Иң яхшы драматург" номинациясендә - Олжас Жанайдаров.

Шулай ук “Әлиф” хореографик спектакле дә “Алтын битлек” номинанты. Спектакль өч номинациядә тәкъдим ителә. Болар - "Иң яхшы заманча бию/спектакль", "Иң яхшы балетмейстер" номинациясендә Марсель Нуриев һәм "Иң яхшы биюче" номинациясендә Нурбәк Батулла.

Мәгълүмат өчен. "Әлиф" хореографик спектакленең идея авторы, режиссеры – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, композиторы - Эльмир Низамов. Авторларның идеясен сәхнәдә биюче Нурбәк Батуллин гәүдәләндерә – ул татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласын бии. Хореографик спектакльдә музыкантлар да катнаша. Сәхнәнең икенче ягында өч җырчы кыз Нурбәкнең хәрәкәтләрен – ул биегән хәрефләрне авазлар белән белдерәләр.

Камал театры да иртәгә буласы тантананы көтә. Чөнки театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында куйган “Антигона” спектакле дә җиде номинация буенча “Алтын битлек”кә тәкъдим ителгән. Шул исәптән, “Иң яхшы режиссер” номинациясе дә бар.

Мәгълүмат өчен. “Алтын битлек” милли театр премиясе – Россиянең иң дәрәҗәле театр премиясе. Номинантлар исемлеген формалаштыру өчен Россиянең йөздән артык шәһәрендә драма һәм курчак театры экспертлары - 555 спектакль, музыкаль театр экспертлары 277 спектакль караганнар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10