ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чит ил паспорты һәм машина йөртү таныклыгы кыйммәтләнә
Рөстәм Миңнеханов Мисырның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очраша
Коммуналь калдыкларны утильләштерү буенча завод төзелеше буенча җәмәгать тыңлаулары узачак
Васил Шәйхразиев Нижневартовскиның Милли мәдәниятләр үзәге белән танышты
Балык Бистәсе районында плотина янындагы юл ябылган

Мәдәният

Лаешлылар Истанбулда татар диаспорасына концерт куйган

15 апрель 2018, 11:49

Лаеш делегациясе София чиркәвендә, Солтанәхмәт мәйданында һәм җәмигъ мәчетендә булган.

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Лаеш районының сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләре Истанбулда татар диаспорасына концерт куйган. Бу хакта “Камская новь” газетасы яза.

Концертта композицияләр башкарганнар, татар биюләрен биегәннәр, шулай ук Рөстәм Зәкуан шигырьләрен укыганнар. “Идел – Урал” диаспорасы вәкилләренә Лаеш шагыйрәләре Резидә Сибатова һәм Венера Хәсәнова китапларын, шулай ук Надежда Генералова һәм Галина Воронкова картиналарын бүләк иткәннәр.

Гавриил Державин исемендәге Лаеш төбәген өйрәнү музееннан бөек Россия эшлеклесе Гавриил Державин һәм Лаеш турындагы китапларны тапшырганнар.

Лаеш делегациясе София чиркәвендә, Солтанәхмәт мәйданында һәм Зәңгәр мәчеттә булган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10