(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). 22 апрельдә Дагыстанның Махачкала шәһәрендә Р.Гамзатов исемендәге Милли китапханәсендә татар әдәбияты буенча күргәзмә һәм даими эшләүче стенд ачыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Әлеге әдәби чараны “Туган тел” татар милли мәдәнияте оешмасы оештырган. Биредә иҗтимагый оешма Р.Гамзатов исемендәге Милли китапханә фондына татар әдәбияты буенча даими эшләүче стенд булдыру максатыннан татар авторларының китапларын тапшырган.
Милли китапханә, үз ягыннан, Татарстанга Дагыстан авторлары китапларын тапшыра.
Күргәзмә ачылу татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланып, әдәби чара белән бергә үрелеп барачак.
Биредә шагыйрьнең биографиясе белән танышырга, татар җыр һәм шигырьләрен тыңларга мөмкин булачак.