ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әлмира Әдиятуллина Россия Диния нәзарәтенең рухи бердәмлек өчен медаленә лаек булды
2019 ел Россиядә Авыл елы дип игълан ителергә мөмкин
Хәзер чүплекләр тәртипкә китерелә, лицензиясез эшләүчеләр юк – табигатьне саклау прокуроры
Марат Әхмәтов сөт бәяләренең кайчан артачагын әйтте
Васил Шәйхразиев Нижневартовскның “Росинка” балалар бакчасында булды

Дин

Нурлатта татар мәгърифәтчелеге турында сөйләшәчәкләр

15 апрель 2018, 14:12 , Фото: dumrt.ru

Нурлатта татар мәгърифәтчелеге турында сөйләшәчәкләр 3 майда Нурлат районының Кизләү авылында Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин истәлегенә багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция оештырыла.

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). 3 майда Нурлат районының Кизләү авылында Халыкара фәнни-гамәли конференциядә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның татар мәгърифәтчелеге үсешенә керткән өлеше турында сөйләшәчәкләр. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

“Кизләү мәдрәсәсе: гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы” темасына багышланган III Укулар бөек татар мәгърифәтчесенең ватанында үтәчәк.

Өченче ел рәттән узачак әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Премьер-министры урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе – Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгат Сафа Таҗетдин һ.б. катнаша.

Быелгы укуларда катнашучы дин әһелләре мәгърифәтченең туган төбәгендә җыелачак. Шунысы игътибарга лаек, Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның тууына 120 ел тулуга багышланган беренче укулар 2016 елда Нурлат районы Колбай Мораса авылында үткәрелгән иде. Икенче укулар узган елны Казан шәһәрендә узды.

Әлеге конференциянең максаты булып, XX йөз татар дин эшлеклесе Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның идеяләрен һәм аның татар мәгърифәтчелеге үсешенә керткән бөек өлешен популярлаштыру тора.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10