(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Алжирда Хезмәттәшлек һәм координация буенча төрек агентлыгы (TIKA) Госманлы дәүләтеннән мирас булган “Кечиово” мәчетен төзекләндергән. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.
Мәчеттә укылган җомга намазына Төркия илчесе Мәхмүт Поро, Дин эшләре һәм вакф буенча министр Алжир Мөхәммәд Иса кушылган.
Җомга намазыннан соң Алжирның төньягында булган авиаһәлакәттә һәлак булган 257 кеше искә алынган.
Мәчет Касба районында XVI йөздә төзелгән. Ул төрле көнкүреш максатларында кулланылган булган. 2013 елда төрек президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган мәчетне төзекләндерергә күрсәтмә биргән.