ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бардадагы милләттәшләр үз тамырларына багышланган лекциягә чакырыла
Болгарда борынгы биналарны әйләндереп алырга тәкъдим ителде
Әстерханда этномәдәни лагерьга йөрүче балаларны татар мәдәнияте белән таныштырганнар
16 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Роспотребнадзор Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә коенмаска киңәш итә

Мәдәният

"Дуслык күпере" фестивале Төмәндә дәвам итә

15 апрель 2018, 15:28 , Фото: соцсети

Фестивальнең максаты татар-башкорт вәкилләре арасындагы дуслыкны ныгытудан гыйбарәт.

(Төмән, 15 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген “Дуслык күпере” Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале артистлары Төмәндә чыгыш ясый.

"Татар халкы гасырлар дәвамында башкортлар белән дус-тату яшәгән. Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып тора. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бу фестивальнең роле зур, чөнки аның аша халыклар бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта", - дип билгеләп узды Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов.

Танылган артистлар үзләренең иң бай репертуарларын, халык һәм эстрада җырларын алып килгәннәр. Тамашачылар аларның чыгышларын сокланып карадылар, ә кайберәүләр артистларга кушылып биеп тә алды.

"Төмәндә яшьләр күбрәк рус телендә аралаша. Мин татарча яхшы аңлыйм, сөйләшергә кыен. Гаиләдә татарча аралашырга тырышам. Концертка бик теләп килдем. Күптән мондый тамаша күргән юк иде. Артистларның чыгышын игътибар белән карадым. Кызганыч, концертта яшьләр бик аз", - диде Зөлфәт Хәкимов.

Концертта татар-башкорт эстрадасы артистлары Айдар Галимов, Фидан Гафаров, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Вәлиев, Раяз Фасыйхов, Илсөя Бәдретдинова, Иркә, Марсель Вәгыйзов, Илсаф, Алсу Әбелханова, "Ваһапов" фестивале артистлары катнаша.

Исегезгә төшерәбез: Фестивальне оештыручылар - Татарстанның Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды, Мәскәүнең "Globex Promotion” продюсерлык үзәге.

Иртәгә "Дуслык күпере" фестивале Чиләбедә узачак һәм 18 апрельдә Казанда тәмамланачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10