ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Нефтеюганск татарлары уздырган әдәби-музыкаль кичәдә Зөһрә Шәрифуллина да катнашкан

16 апрель 2018, 09:31 , Фото: соцсети

Нефтеюганск татарлары уздырган әдәби-музыкаль кичәдә Зөһрә Шәрифуллина да катнашкан Милләттәшләр җырчының "Су буенда учак яна", "Бер вакыт кына", "Кайда сез яшьлек елларым" кебек популяр җырларына кушылып җырлаган.
(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина белән оста гармунчы Азат Хәлимов Нефтеюганск шәһәрендә яшәүче татарлар каршында чыгыш ясаган. Бу хакта Сургут шәһәре милли-мәдәни татар автономиясе хәбәр итә. 
 
 "13 апрель көнне Нефтеюганск шәһәрендә яшәүче татар - башкорт халкы өчен "Утыраек әле бүген кич!" дип аталган  әдәби - музыкаль чара узды. Әлеге чарага махсус кунак итеп Казан шәһәреннән Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина белән оста гармунчы Азат Хәлимов килгән иде. Алар үзләренең иң яраткан җырларын тамашачыларга бүләк итте", диелә хәбәрдә. 
 
Нефтеюганскида яшәүче татарлар Зөһрә Шәрифуллинаның "Су буенда учак яна", "Бер вакыт кына", "Кайда сез яшьлек елларым", "Яшәп туймадык әле" кебек популяр җырларын тыңлаган, җырчыга кушылып  җырлаган. 
 
Калада яшәүче милләттәшләр чараны оештыручыларга һәм Татарстаннан килгән артистларга рәхмәт җиткерә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10