ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Дин

Татарстан мөхтәсибәтләре язгы җыештыру өмәләренә әзерләнә

16 апрель 2018, 12:11

Зират өмәләренә һәрбер кешенең эш кораллары – балта-пычкы белән килүен сорыйлар.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Татарстан мөхтәсибәтләре язгы җыештыру өмәләренә әзерләнә. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

1 апрельдән республикада язгы санитар чистарту икеайлыгы башланды. Әлеге айлык барышында ишегаллары, парклар, урамнар янындагы яшел зоналар тәртипкә китереләчәк, светофорлар, юл билгеләре, бина фасадлары һәм балалар мәйданчыклары чистартылачак.

"Җыештыру-чистарту эшләре Татарстан мөхтәсибәтләрендә дә башланып китте. Үткән ял көннәрендә Түбән Кама Җәмигъ мәчетенә йөрүчеләр мәчет әйләнәсендәге карны таратырга чыкты. Әлеге эштә төрле яшьтәге алтмышка якын кеше катнашты. Кар эреп беткәч, мөселман кардәшләребез зиратларда кипкән агачларны, чүпләрне җыю эшенә тотыначак", диелгән әлеге хәбәрдә.

Кайбыч мөхтәсибәтендә узган имамнар җыелышында зиратларны җыештыру көнен билгеләгәннәр. Барлык авылларда зират өмәләре 6 нчы майда 8.00 сәгатьтә узачак. Һәрбер кешенең эш кораллары – балта-пычкы белән килүен сорыйлар.

Шулай ук Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районнары җыелышында, Рамазан аена әзерлек барышы буларак, әйләнә-тирәне тәртипкә китерү, чистарту, җыештыру башланачагы әйтелде. Имамнар тарафыннан 28 нче апрельдә Казанда узачак гомумшәһәр өмәсендә актив катнашуны оештыру кирәклегенә басым ясалган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10