ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Җәмгыять

Татарстанда эчәклек ялкынсынулары белән авыручы барлыгы 2 меңгә якын кеше исәпләнә

16 апрель 2018, 12:20 , Фото: архив/Михаил Захаров

Татарстанда эчәклек ялкынсынулары белән авыручы барлыгы 2 меңгә якын кеше исәпләнә Пациентларның 20 проценты инвалидлык төркемнәрендә.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасында эчәклек ялкынсынулары чирләре белән авыручы барлыгы 2 меңгә якын авырту кеше исәпләнә. Сүз даими тикшеренүдә булган һәм хастаханәдә дәвалана торган пациентлар турында бара. Бу хакта Дәүләт Советында утырышта Казан дәүләт медицина университетының госпиталь терапия кафедрасы мөдире, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-терапевты Диана Абдулганиева хәбәр итте. Татарстан парламентында бу минутларда Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитетының сәламәтлек саклау буенча эксперт советының күчмә утырышы бара. Чара “Эчәклеге ялкынсынган авыруларга медицина ярдәме күрсәтүне норматив-хокукый камилләштерү” темасына багышланган.

Утырышны Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Людмила Козлова алып бара.

Диана Абдулганиева эчәклеге ялкынсынган пациентларның регистры 2006 елдан алып барылуын билгеләп узды. Ел саен чирнең үсеше күзәтелә, исемлеккә 250-300 кешегә кадәр өстәлә. Аның сүзләренчә, авыруларның чирек өлешендә генә авыру җиңел формада, калганнарда ул уртача һәм авыр халәттә уза. Диана Абдулганиева җәрәхәтле колит һәм Крон авыруы диагнозы куелган пациентларга Татарстан хастаханәләрендә гастроэнтерология бүлекләрендә ярдәм күрсәтелүен билгеләп узды. 2006 елдан бирле аларның кыйммәтле дарулар белән дәвалануын әйтте.

Людмила Козлова эчәклеге ялкынсынган авырулар арасында инвалидлар күпме булуы белән кызыксынды. Диана Абдулганиева пациентларның 20 проценты инвалидлык төркемнәрендә булуын белдерде. Бу 350 гә якын кеше дигән сүз. Аларның күпчелеге – өченче төркем инвалидлар. Беренче төркемдә – 1,5-2 проценты гына исәпләнә. Татарстанда эчәк ялкынсынуларыннан дәвалау нәтиҗәлелеге итеп, Диана Абдулганиева клиник ремиссиягә ирешүне атады. Аның әйтүенчә, чирнең кире әйләнеп кайтмавы, ягъни ремиссиянең дәвамлылыгы, уртача алганда, 1,5-5 ел тирәсе тәшкил итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10