ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Җәмгыять

Дәүләт Советында утырышта эчәклек ялкынсынуларын соңга калып ачыклау проблемасы күтәрелде

16 апрель 2018, 14:04

Соңгы елларда Россиядә эчәклекнең ялкынсыну авырулары арта бара.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Эчәклектә ялкынсыну авыруларын дәвалауда иң зур проблема – чирләрнең соңга калып ачыклануында. Бу хакта бүген Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Людмила Козлова хәбәр итте. Дәүләт Советында Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитетының сәламәтлек саклау буенча эксперт советының күчмә утырышы уза. Белгечләр эчәклеге ялкынсынган авыруларга медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү турында фикер алыша. Утырышның нәтиҗәсе буларак, белгечләр закон инициативасы белән чыгарга тиеш.

Утырышта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты.

«Проблемалар күп. Иң зур проблема – авыруларның соңга калып ачыклануы. Россия буенча җәрәхәтле колит симптомы барлыкка килүдән диагноз куелуга кадәр уртача 1,5 ел уза. Татарстанда бу 1,3 ел. Крон авыртуын ачыклауга кадәр Россиядә уртача алганда өч ел уза, Татарстанда ул 2,5 ел. Әмма камиллекнең чиге юк, бу әле барыбер югары сан, әмма башка төбәкләргә караганда яхшырак», - дип белдерде Людмила Козлова.

Федераль комитет рәисе урынбасары югары технологияле ярдәм күрсәтү арттырылганын билгеләп узды. «Бер яктан бу әйбәт, әмма, гомумән алганда, начар, чөнки әгәр процент үссә, сәламәтлек саклауның беренчел звеносында зур проблемалар бар дигән сүз. Шуңа күрә вакытында диагностикага беркайчан ирешеп булмаячак, дигән сүз. Минемчә, барлык төр дәвалауны киңәйтергә кирәк. Беренчел ярдәмнән алып югары технологияле ярдәмгә кадәр», - ди ул.

Людмила Козлова әйтүенчә, хәзер эчәклек ялкынсыну авыруларының авыр формалары кими, табиблар чирнең башлангыч стадияләрендә үк диагноз куярга өйрәнеп килә. «Әмма бу юнәлештә эшне тагын да яхшыртуга омтылырга кирәк. Моның өчен табибларны, беренче чиратта, участок терапевтлары, участок педиатрларын укыту программаларын үзгәртергә кирәк. Бу авырулар балаларда да, яшүсмерләрдә дә ачыклана», - дип белдерде ул.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстанда халыкның гомер озынлыгын арттыруга зур игътибар бирелүен билгеләп узды. «Идел буе федераль округында без алга чыктык – уртача 74,2 яшькә җиттек. Уңай демография сәясәте саклануын тәэмин итәбез. Идел буе федераль округында, ашкайнату органнары авырулары һәм алардан үлем күрсәткече буенча, Татарстан иң түбән күрсәткечкә ия. Республикада гастроэнтерология хезмәтенә нигез салынды. Стационарларда ел саен төрле эчәк авыруларына дучар булган 10 меңнән артык пациент дәвалана. Татарстан өчен авыруларны иртә ачыклау – өстенлекле бурычларның берсе», - диде вице-премьер.

Казан дәүләт медицина университетының хирургия авырулары кафедрасы профессоры, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-колопроктологы Олег Карпухин республикада барлыгы дүрт хастаханәдә стационар колопроктология ярдәме күрсәтелүен, барлыгы 78 ятак исәпләнүен әйтте. Республика клиник хастаханәсен мисалга китереп, ул: «Эчәклеге ялкынсынулы авырулар иң зур хастаханәдә дәваланырга тиеш дип саныйм. Бу хастаханәдә хирургия һәм терапия кафедаралары, хирургия һәм гастроэнтерология бүлекләре һәм тәҗрибәле белгечләр, һичшиксез, булырга тиеш. Җәрәхәтле колит белән авыручыларның 18-20 проценты хирургия юлы белән дәвалауга мохтаҗ. Крон авыруына килгәндә, авыручыларның 80 процентына бер тапкыр булса да операция ясала», - дип билгеләп узды Олег Карпухин.

Табиб бу патологияләрдә үлем ихтималлыгы да югары булуын әйтте. Аның сүзләренә караганда, эчәклек ялкынсынуы авыруларына дучар булган кешеләрнең гомере буе күзәтү астында булуы кирәк. Мондый авыруларда онкопатологияләрне кисәтү эше дә үткәрелергә тиеш, ди Олег Карпухин. Ул соңгы елларда операциядән соң өзлегүләрнең күпкә кимүен, җәрәхәтле колит чиренең авыр формалары кимүе күзәтелгәнен әйтте. Моңа башлангыч диагностика бәрабәренә ирешелгәнен билгеләп узды.

Балаларда эчәклек ялкынсыну авырулары, олылар белән чагыштырганда, авыррак формада уза. Аларны дәвалау төрле профильле белгечләр катнашын таләп итә: балалар гастроэнтерологлары, хирург-колопроктологлар, эндоскопистлар, реаниматологлар, нур диагностикасы табибларының күмәк ярдәме кирәк. Утырышта, шулай ук, кадрларга ихтыяҗ, торак белән тәэмин ителгән урыннарда кадрлар белән проблемалар булмавы турында сүз булды.

Соңгы елларда Россиядә эчәклекнең ялкынсыну авырулары арта бара. Җәрәхәтле колитның илдә таралышы 100 мең кешегә 19,3-29,8 очрак нисбәтендә. Крон авыртуы өчен ул 100 мең кешегә 3-4,5 не тәшкил итә. Ел саен күрсәткечләр үсеше 100 мең кешегә 5-20 очрак күләмендә, бу сан үсә бара.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10