ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда язгы ташуның икенче дулкыны көтелә

16 апрель 2018, 14:11 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанда язгы ташуның икенче дулкыны көтелә Республиканың төньяк төбәкләрендәге елгалар кардан арчылу белән язгы ташуның икенче дулкыны киләчәк.

 (Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республикада язгы ташуның икенче дулкыны көтелә. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Татарстанда язгы ташуның беренче этабы үтте, әмма икенче дулкыны көтелә. Бу – төньяк районнардагы елгалар ташу. Шулай ук әле Идел һәм Камадан да боз китмәде. Боз ватылу процессы әле яңа башланды. Шуңа күрә әле язгы ташуның икенче дулкыны да булачак”, – диде ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы иадрәсенең гидрология бүлеге башлыгы Алексей Соколов.

Бүлек башлыгы сүзләренчә, республикада язгы ташу апрель ахырында гына чигенәчәк.

Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдарак Татарстанның алты районын язгы ташу баскан дип язган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10