ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Әлиф” хореографик спектакленең фестивальгә барырга акчасы юк

16 апрель 2018, 14:19 , Фото: Рамиль Гали

“Әлиф” хореографик спектакленең фестивальгә барырга акчасы юк Хәзер иҗади төркем яңа проект буенча эш алып бара. Премьера 13 майга билгеләнгән. Әлегә кайда күрсәтеләчәге дә билгеле түгел – урын юк.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Алтын битлек” милли театр премиясе жюрие тарафыннан югары бәяләнгән “Әлиф” спектакленең фестивальләргә йөрергә матди мөмкинлекләре, спектакльне Казанда күрсәтергә дә сәхнәсе юк. Бу хакта бүген “Татар-информ” хәбәрчесенә хореографик спектакльнең идея авторы һәм режиссеры Туфан Имаметдинов әйтте.

“Без Азәрбәйҗанга халыкара театр фестиваленә чакырулы, юлга акчабыз юк, шунлыктан бару-бармавыбыз билгеле түгел. Барысын да үз көчебез белән генә ерып чыгу кыенрак”, - диде ул.

Әлегә спектакльне тагын Казанда күрсәтелү мөмкинлеге дә каралмаган. “Аның бит арендасына, артистларга акча кирәк. Безнең ул юк”, - ди Туфан Имаметдинов.

Искәртеп үтәбез, “Әлиф” хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла заманча балет номинациясендә “Алтын битлек” милли театр премиясенә ия булды.

Мәгълүмат өчен. "Әлиф" хореографик спектакленең идея авторы, режиссеры – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, композиторы - Эльмир Низамов. Авторларның идеясен сәхнәдә биюче Нурбәк Батуллин гәүдәләндерә – ул татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласын бии. Хореографик спектакльдә музыкантлар да катнаша. Сәхнәнең икенче ягында өч җырчы кыз Нурбәкнең хәрәкәтләрен – ул биегән хәрефләрне авазлар белән белдерәләр.

Хәзер иҗади төркем яңа проект буенча эш алып бара. Премьера 13 майга билгеләнгән. Әлегә кайда күрсәтеләчәге дә билгеле түгел – урын юк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10