ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
2019 ел Россиядә Авыл елы дип игълан ителергә мөмкин
Хәзер чүплекләр тәртипкә китерелә, лицензиясез эшләүчеләр юк – табигатьне саклау прокуроры
Марат Әхмәтов сөт бәяләренең кайчан артачагын әйтте
Васил Шәйхразиев Нижневартовскның “Росинка” балалар бакчасында булды
Татарстанның дүрт районында чәчүгә керешкәннәр

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда язгы ташу вакытында эвакуация таләп ителмәгән

16 апрель 2018, 14:40 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанда язгы ташу вакытында эвакуация таләп ителмәгән Безгә халыкны һәм мал-туарны күчерергә кирәк дигән мөрәҗәгатьләр кермәде, диде Радик Гыйсмәтов.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда язгы ташудан зыян күргән район-авыл җирлекләрендә халыкны һәм мал-туарларны күчерү ихтыяҗы тумаган. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР кризислы ситуацияләрне көйләү үзәге башлыгы Радик Гыйсмәтов хәбәр итте.

“Язгы ташу үзәгендә калган авыллардан халык та, мал-туар да эвакуацияләнмәде. Вакытлыча тору пунктлары аларны кабул итәргә әзер булса да, мондый ихтыяҗ чыкмады. Күченү таләп ителгән очракларда, зыян күрүчеләр үз теләкләре белән туганнарына сыенды. Авылның яшәешен тәэмин итүдә куркынычлар тумады. Безгә халыкны һәм мал-туарны күчерергә кирәк дигән мөрәҗәгатьләр кермәде”, – диде бүлек башлыгы.

Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстанның алты районын язгы ташу баскан һәм республикада язгы ташуның икенче дулкыны көтелә дип тә язган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10