(Казан, 16 апрель, “Татар-информ,” Чулпан Шакирова). Казанга язгы ташу сулары янамый. “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә тармак белгечләре шул хакта әйтте.
“Казан язгы ташудан зыян күрер дип уйламыйм. Нокса елгасы буенча шикләнүләр бар-барын. Әгәр ул ташый икән, бу - кеше гаебе аркасында дигән сүз. Кызганычка, халык көнкүреш калдыкларын елга янына, чокырларга ташлый. Су күтәрелгәндә алар агып төшеп торбаларга тыгылырга мөмкин. Әмма көздән дә, иртә яздан да су ага торган торбалар үз вакытында чистартылды. Быел Вознесение һәм башка бистәләр су астында калмас дип әйтә алабыз. Борисковода кар запасы күп. Температура кинәт күтәрелсә, бистәнең аскы урамнарына су җыелачак. Бу торак-коммуналь идарәсе проблемасы”, – диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР кризислы ситуацияләрне көйләү үзәге башлыгы Радик Гыйсмәтов.
Искәртеп үтик, Казансу елгасы 1 метрга күтәрелгән. Әмма белгечләр фикеренчә, бу елгалар өчен куркыныч биеклек түгел.
Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдарак Татарстанның алты районын язгы ташу баскан, республикада язгы ташуның икенче дулкыны көтелә, Татарстанда язгы ташу вакытында эвакуация таләп ителмәгән һәм Татарстанда 1979 елгы кебек язгы ташу булмаячак дип тә язган иде.