ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Мәдәният, Татар дөньясы

Анкарада Габдрәшит Ибраһимовны искә алалар

16 апрель 2018, 15:11

“Казан-Истанбул-Токио өчпочмагында бер татар-төрек сәяхәтчесе Габдрәшит Ибраһим” фәнни чарасын Төркиянең Билкэнт университеты 19 апрельдә уздыра.

(Истанбул, 16 апрель, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төрки дөньяның күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, язучы-публицист Габдрәшит Ибраһимовны Анкарада искә алалар.

“Казан-Истанбул-Токио өчпочмагында бер татар-төрек сәяхәтчесе Габдрәшит Ибраһим” дип аталган фәнни чараны Төркиянең Билкэнт университеты 19 апрельдә уздыра. Фәнни җыенда Төркиянең танылган филология, теология һәм тарих галимнәре Ибраһим Мараш, Исмәгыйл Түркоглу, Мәртхан Дүндар, Хакан Кырымлының чыгыш ясаулары көтелә. Шулай ук җыен кысаларында Габдрәшит Ибраһимовның тормышын, кешелеген, фәлсәфәсен чагылдыручы фотокүргәзмә тәкъдим ителәчәк.

Мәгълүмат өчен. Габдрәшит Ибраһимов (1857–1944) Себердә Тара каласында туа. Мәдинә шәһәрендә дини белем алып, Коръән-хафиз булып чыга, 1892 елны Диния нәзарәтенә казый итеп сайлана. 1894-1896 елларда Россиядән китеп, Истанбулда яши. Анда журнал чыгара, "Чулпан йолдызы" исемле китабын бастыра, ләкин аны Россиядә таратырга рөхсәт ителми. Һиндстанга барып чыга. 1899 елны Петербургка кайта. "Мирьат" ("Көзге") исемле публицистик китаплар нәшер итә. Китапларында яшьләрне Европа белеме алырга, дәүләт мәктәпләренә кереп укырга өнди, ислам берлеген алга сөрә. 1905–1907 елларны Петербургта "Өлфәт" ("Дуслык"), "Әт-тилмиз" ("Укучы") исемле газеталар чыгара. 1908 елда Япониягә сәяхәт итә. 1909 елның җәендә, Хаҗ кылу максаты белән, Япониядән китәргә мәҗбүр була һәм аңа яңадан 1933 елда гына әйләнеп кайта. Г.Ибраһимов 1944 елның 31 августында Япониядә вафат була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10