(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Язгы ташу, гадәттә, бер атна дәвам итә. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идәрәсенең гидрология бүлеге башлыгы Алексей Соколов әйтте.
Искәртеп үтик, “Татар-информ” язгы ташудан зыян күргән Апас районы Чирү авылы турында язма әзерләгән иде. Авыл халкы “Татар-информ” хәбәрчесенә:“Бабайлар әйтүе буенча, су өч көн күтәрелә, өч көн кими. Менә бүген өченче көне”, – дигән иде.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идәрәсенең гидрология бүлеге башлыгы ташуның әлеге “кагыйдә”сен кире какты.
Бу - халык ышануы гына. Өлкәннәр кар әз булса, су күп була дип тә әйтә. Моны әле ничек тә булса аңлатып була. Кар тиз эресә, ташу кинәт төшә. Ә язын елгаларда суның өч көн күтәрелеп, аннан соң кими башлавы дөреслеккә туры килми. Язгы ташу, гадәттә, 5-7 көн дәвам итә”, – диде Соколов.
Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстанның алты районын язгы ташу баскан, республикада язгы ташуның икенче дулкыны көтелә, Татарстанда язгы ташу вакытында эвакуация таләп ителмәгән һәм Татарстанда 1979 елгы кебек язгы ташу булмаячак, Казанга язгы ташу сулары янамый дип тә язган иде.