ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Һиндстан штаты - Андхра-Прадеш җитәкчелеге белән очрашты

16 апрель 2018, 15:18 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Һиндстан штаты - Андхра-Прадеш җитәкчелеге белән очрашты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеше, икътитсадының төп тармаклары - нефть җитештерү, нефть химиясе һ.б. турында сөйләде.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вишакхапатнам шәһәренә эш сәфәре кысаларында Андхра-Прадеш штаты (Һиндстан) хөкүмәте вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда Андхра-Прадеш штаты кеше ресурслары һәм мәгариф министры Ганта Сириниваса Рао һәм Андхра-Прадеш штаты Икътисади үсеш советының башкарма директоры Кришна Кишора катнаштылар.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеше, икътитсадының төп тармаклары - нефть җитештерү, нефть химиясе, машина төзү, ИТ һәм башкалар турында сөйләде. 

ТР Президенты билгеләгәнчә, Татарстанга Андхра-Прадеш штаты белән фармацевтика, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек итү кызыклы.

Яклар әңгәмә барышында багланышлар өчен башка юнәлешләрне дә билгеләде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10