ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әгерҗе районы Көчек авылы егете милли көрәш бәйгесендә беренче урын яулады

16 апрель 2018, 22:00

Актанышта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына узган милли көрәш бәйгесендә Дәниф Галиуллин уңышка иреште.

 (Әгерҗе, 16 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Актанышта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына узган милли көрәш бәйгесендә Әгерҗе районы Көчек авылы егете Дәниф Галиуллин үз үлчәү категориясендә беренче урын яулады, дип яза җирле басма.

Әлеге зур ярышта Әгерҗе районы данын тренерлар Альфред Сабирҗанов һәм Рәшит Садыйков көрәшчеләре яклады. Әле бер ай элек кенә Казанда узган Россия чемпионатыннан 80 килога кадәр үлчәү авырлыгында абсолют җиңүче булып кайткан Көчек мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Дәниф Галиуллин бу бәйгедә дә көндәшләренә бил бирмәде. Ул 70 килодан авыррак үлчәүдә катнашкан 27 көрәшче арасында иң көчлесе булып танылды.

– Пьедесталның иң югары баскычына күтәрелгән шәкертемне ТР милли көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин һәм Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов кул кысып котладылар. Аңа премия, Диплом һәм медаль тапшырдылар. Әлеге турнирда Дәниф – районыбыздан тәүге чемпион. Моннан берничә ел элек Көчек егете Илфат Минһаҗев өченче урын алганнан бирле безнең районнан пьедесталга күтәрелүчеләр булмаган иде, – ди Альфред Сабирҗанов.

Шулай ук быел Татарстан чемпионы булган Үтәгән егете Денис Әминев, Көчектән Динар Хәсәновның да матур көрәш алымнары күрсәтүләрен билгеләп үтте тренер.

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10