ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Айрат Сибагатуллин Татарстан Мәдәният министрлыгы коллективы белән хушлашты

16 апрель 2018, 15:58 , Фото: Министерство культуры РТ

Айрат Сибагатуллин Татарстан Мәдәният министрлыгы коллективы белән хушлашты   Татарстан Мәдәният министрлыгы җитәкчесен тантаналы төстә лаеклы ялга озаттылар.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). 14 апрельдә Татарстан Президенты указы нигезендә Татарстан мәдәният министры вазифасыннан азат ителгән Айрат Сибагатуллин бүген коллектив белән саубуллашты. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Мәдәният министрлыгында элеккеге җитәкчене тантаналы төстә лаеклы ялга озаттылар.

Сибагатуллин, министрлык хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, министрлыкны җитәкләгән җиде елның бер мизгелдә узып китүен әйтте.

Коллеаглары аңа дәвамлы алкышлар белән җавап кайтарды һәм алга таба сәламәтлек һәм уңышлар теләүләрен җиткерделәр. Шулай ук мәдәният ведомствосы хезмәткәрләре Айрат Сибагатуллинның республика тормышындагы мәдәни вакыйгалардан читтә калмыйча, анда актив катнашырга чакырдылар. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10