ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда кыр эшләренә техника әзерлеге буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле

16 апрель 2018, 16:22 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанда кыр эшләренә техника әзерлеге буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле Зәй, Актаныш, Әтнә, Балтач районнары – техника әзерлеге буенча үрнәк.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда язгы чкыр эшләренә техника әзерлеге буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация бүлеге башлыгы Ришат Булатов әйтте.

“Язгы чәчүгә техника әзерлеге буенча Югары Ослан районы иң арткы урында. Район тракторлар әзерлеге буенча 76 процентны тәшкил итә. Бигрәк тә Югары Осландагы “Кызыл Шәрык” җәмгыяте оешмалары нык калыша. Бүгенге көнгә җәмгыятьнең 30 процент техникасы гына язгы кыр эшләренә әзер”, – диде бүлек башлыгы.

Техника әзерлеге буенча лидер районнар дип, Ришат Булатов Зәй, Актаныш, Әтнә, Балтач районнарын аерып күрсәтте.

Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстанда 98 процент техника язгы кыр эшләренә әзер дип язган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10