(Азнакай, 17 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай районында милли гореф-гадәтләрне, халыкның борынгыдан килгән бай мирасын яңартып, аны буыннан-буынга тапшырып яшәүче иҗат коллективлары шактый. Шуларның берсе – Мәдәният йорты каршында эшләп килүче Тәзкирә Хөсәенова җитәкчелегендәге “Калинушка” халык вокаль ансамбле, дип хәбәр итә район газетасы.
Шушы көннәрдә ул үзенең егерме еллык эшчәнлегенә йомгак ясады. Юбилей концертында рус халык җырлары гына түгел, татар, башкорт җырлары да яңгырады. Сәхнәдән бөркелгән җылылыктан, күңелнең иң нечкә кылларын уятырлык моңнан тамашачы рәхәт мизгелләр кичереп утырды. Көчле алкышларга мәдәният идарәсе, район-шәһәр ветераннар советы җитәкчелегенең, иҗатташ дусларының тәбрикләүләре кушылды.
“Калинушка” – ул бердәм, тату зур бер гаилә. Бирегә йөрүчеләрне җырга, сәнгатькә мәхәббәт берләштерә. Коллектив төбәк, республика һәм ил күләмендәге фестивальләрдә һәм конкурсларда актив катнаша. Ул районда үткәрелә торган мәдәни чараларның да күркәм бизәге. Ансамбльгә нигездә өлкән яшьтәгеләр йөрсә дә, алар картаюны белмиләр, яшәү дәрте белән янып, үз күңелләрен генә түгел, халык күңелен дә күтәреп яшиләр, диелә район басмасында.