ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәү татар яшьләре башкала халкын татар шигърияте белән таныштырырга әзерләнә

17 апрель 2018, 11:36

Мәскәү татар яшьләре башкала халкын татар шигърияте белән таныштырырга әзерләнә Май аенда алар "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" дип исемләнгән кичә уздырачак.
(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). "TatarIn" Мәскәү татар яшьләре клубы шигырь кичәсендә башкала халкын татар шигърияте белән таныштырачак. "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" дип исемләнгән чара 18 майга билгеләнгән, дип хәбәр итә оештыручылар. 
 
Кичәгә килүчеләр татар шигърияте хакында презентация карап, татар телендә шигырьләр тыңлау мөмкинлегенә ия булачак. 
 
"Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" кичәсендә катнашырга теләүчеләр "TatarIn" клубының социаль челтәрдәге төркемендә теркәлү үтә ала. Чара узачак урын һәм вакыт хакында мәгълүмат соңрак билгеле булачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10