ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Хаҗ-операторлар мөселманнарга яшь вакытта хаҗ кылырга киңәш итә

17 апрель 2018, 10:45 , Фото: Ильнар Тухбатов

Хаҗ-операторлар мөселманнарга яшь вакытта хаҗ кылырга киңәш итә Татарстанның хаҗны оештыру белән шөгыльләнүче әйдәп баручы компанияләре үз киңәшләрен бирде.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Хаҗ-операторлар мөселманнарга яшь вакытта хаҗ кылырга киңәш итә. Татарстанның хаҗны оештыру белән шөгыльләнүче әйдәп баручы компанияләре үз киңәшләрен бирде. Алар хаҗны ни рәвешле җиңеләйтү һәм мөселман кешесенең сәламәтлегенә ничек зыян китермәүгә бәйле.

«Булачак хаҗилар сәфәргә рухи яктан да, физик яктан да әзер булырга тиеш. Без хаҗга яшьрәк чагында барырга һәм әлеге сәфәрне пенсиягә кадәр кичектермәскә киңәш итәбез. Һәр мөселман кешесе хаҗның бөтен әһәмиятен аңларга һәм аңа әзерлек эшләренә җаваплы карарга тиеш, чөнки кеше хаҗга турист кебек түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең кунагы кебек бара», - дип искәртте Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «ТР МДН Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы матбугат сәркатибе Игорь Смоленков.

Ул искәртеп үткәнчә, хаҗи Мәккәдә көнен Аллаһы Тәгаләгә табынып үткәрергә, түземлек күрсәтергә, юлында килеп туган кыенлыкларны җиңеп чыгарга тиеш. Шунлыктан хаҗга барыр алдыннан дини әдәбиятны яхшылап үзләштерергә, сәфәргә рухи яктан әзерләнергә кирәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10