ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Хаҗ-оператор: Сириядәге вазгыять Татарстан хаҗиларының куркынычсызлыгына йогынты ясамаячак

17 апрель 2018, 11:34 , Фото: Салават Камалетдинов

Хаҗ-оператор: Сириядәге вазгыять Татарстан хаҗиларының куркынычсызлыгына йогынты ясамаячак «Идел тур» компаниясе директоры сүзләренчә, хаҗилар утырган самолетлар Сириядән узмаячак, автобуслар әлеге ил аша үтмәячәк.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Сириядәге вазгыять Татарстан хаҗиларының куркынычсызлыгына йогынты ясамаячак. «Идел тур» директоры Дилшат Анамов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта белдерде.

Аның сүзләренчә, хаҗилар утырган самолетлар Сириядән узмаячак, автобуслар әлеге ил аша үтмәячәк.

«Сәяси вазгыять теләсә кайсы мизгелдә үзгәрергә мөмкин. Без нәрсә буласын алдан фаразлый алмыйбыз. Чикләрне ябып куеп, хаҗ бөтенләй булмаска да мөмкин. Шунлыктан мөмкинлек бар чагында изге урыннарга барырга киңәш итәбез», - дип искәртте компания директоры.

Дилшат Анамов доллар курсының үзгәреп торуы һәм өстәмә кыйммәткә салым белән бәйле вазгыятьне быелгы хаҗның төп үзенчәлекләре дип атады. Соңгысы аркасында Согуд Гарәбстанында барлык продукция һәм хезмәтләргә бәяләр арткан.

«Идел тур» - изге урыннарга сәфәрләр оештыруда 18 еллык тәҗрибәсе булган хаҗ-оператор. Быел аңа «АВН тур» рәсми туроператоры Кырым Республикасы мөселманнарына хаҗ кылуда ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10