ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Уфада "Тукай моңнары" сәнгатьле уку бәйгесенә йомгак ясала

17 апрель 2018, 12:12

Уфада Конкурска 200дән артык видеоязма килгән.
(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). Уфада «Тукай моӊнары» сәнгатьле уку бәйгесе җиңүчеләрен ачыклаячаклар. Конкурсның йомгаклау өлеше 20 апрель көнне узачак, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе. 
 
Бәйгедә катнашу өчен, 200 артык видеоязма кабул ителде. Башкортстанныӊ төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән язмаларда татар, башкорт, рус телләреннән башка мари, чуваш, испан, гарәп телләрендә шигырь сөйләүчеләр дә бар. 
 
Чыгышларны Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов җитәкчелегендәге жюри бәяләячәк, диелә хәбәрдә. 
 
Финалга барлыгы 45 конкурсант чыккан. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10