ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Казан шәһәр Думасы депутат Айрат Гариповның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты

17 апрель 2018, 12:39

Айрат Гарипов март аенда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары итеп билгеләнгән иде.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казан шәһәр Думасы депутатлары депутат Айрат Гариповның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул итте.

Казан шәһәр Думасының бюджет комиссиясе рәисе вазифасын биләгән Айрат Гарипов март аенда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары итеп билгеләнгән иде. Әлеге ике эшне бер үк вакытта башкару законга каршы килгәнлектән, Гарипов Казан шәһәр Думасы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза тапшырды, дип искәртте Казан мэры Илсур Метшин.

«Сезгә шәһәр Думасы, депутатлар корпусы, Башкарма комитеттагы хезмәттәшләрегез исеменнән башкарган эшегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез», - дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы Айрат Гариповка.

Казан шәһәр Думасының элеккеге депутатына Рәхмәт хаты тапшырылды.

«Илсур Рәисович, сезнең җитәкчелек астында Югары муниципаль хезмәттә 12 ел белем алу мизгел эчендә үтеп тә китте. Миңа карата күрсәткән ышанычыгыз, биргән белемегез өчен зур рәхмәт әйтәсем килә», - диде Айрат Гарипов.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10