ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ык елгасында баткан ир-ат мәетен Минзәлә коткаручылары өч көн эзләгән
Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк
Мөселман балалар Сабан туенда баш батырны, көрәштермичә, жирәбәдә ачыкладылар
Мәскәүдән Эльза Габдрахманова Казанда узачак "Татар кызы" конкурсында катнашырга әзерләнә
Алмаз Хәмзин: Кадим Нуруллинны циркка җибәрәләр дигәч, шаккатык - "Шәһри Казан" газетасы

Татар дөньясы, Фән һәм мәгариф

Роберт Миңнуллин: Телне беркем дә "5"легә белә алмый

17 апрель 2018, 12:46

Роберт Миңнуллин: Телне беркем дә “Башкалар да белсеннәр: мин телгә битараф түгел, әйбәт беләмме-юкмы – анысы икенче мәсьәлә”, - ди шагыйрь.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыручылар арасында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин да бар иде. Искәртеп үтик, имтиханны 30 лап кеше Казанның 127 нче урта мәктәбендә язды.

“Үземне сынап карар, башкалар да үрнәк алсын өчен килдем. Үзеңне сынап карау кирәк. Башкалар да белсеннәр: мин телгә битараф түгел, әйбәт беләмме-юкмы – анысы икенче мәсьәлә, әмма мондый чараларда катнашырга кирәк”, - диде Роберт Миңнуллин.

Шагыйрь “Татар-информ” хәбәрчесенә кагыйдәләрне искә төшереп, алдан әзерләнмәгәнен дә әйтте. “Гомер буе әзерләгән бөтен багажымны күрсәтәм инде. Ничәдер балл алу максаты юк, телне беркем дә "5" легә белә алмый. Орфографик кагыйдәләре дә төрлечә булырга мөмкин. Һәр газета-журнал үзенчә төзәтә. Мин бер текст бирәм, китап нәшриятында үзләренчә төзәтеп куялар”, - ди ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10