ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ык елгасында баткан ир-ат мәетен Минзәлә коткаручылары өч көн эзләгән
Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк
Мөселман балалар Сабан туенда баш батырны, көрәштермичә, жирәбәдә ачыкладылар
Мәскәүдән Эльза Габдрахманова Казанда узачак "Татар кызы" конкурсында катнашырга әзерләнә
Алмаз Хәмзин: Кадим Нуруллинны циркка җибәрәләр дигәч, шаккатык - "Шәһри Казан" газетасы

Җәмгыять

Казанның технология укытучылары милли костюмнар тегүдә ярышачак

17 апрель 2018, 14:36

Казанның технология укытучылары милли костюмнар тегүдә ярышачак Конкурс «Традицион хатын-кыз костюмы», «Традицион ир-ат костюмы», «Заманча хатын-кыз костюмы» һәм «Заманча ир-ат костюмы» номинацияләре буенча узачак.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). 18 апрельдә Казанның Мәгариф хезмәткәрләре йортында гомуми белем бирү учреждениеләренең технология укытучылары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында «Үзеңә-үзең модельер» дигән бәйге узачак. Бу хакта Татарстан Халыклар дуслыгы йорты порталы хәбәр итә.

Конкурс «Традицион хатын-кыз костюмы», «Традицион ир-ат костюмы», «Заманча хатын-кыз костюмы» һәм «Заманча ир-ат костюмы» номинацияләре буенча узачак.

Бәйгенең үзенчәлеге шунда: анда катнашучылар табигый зурлыктагы милли костюмнар, шулай ук курчак өчен тегелгән һәм милли костюмның барлык атрибутларын үз эченә алган өске кием макетын тәкъдим итәчәк, дип белдерделәр Мәгариф хезмәткәрләре йортында.

18 апрельдә шулай ук Казанның мәгариф учреждениеләре педагоглары арасында үткәрелгән театр постановкалары бәйгесендә җиңүчеләр һәм призерларны да бүләкләячәкләр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10