ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Дөньядагы телләрнең 40 процентына юкка чыгу куркынычы яный - БМО

17 апрель 2018, 16:33 , Фото: Рамиль Гали

Дөньядагы телләрнең 40 процентына юкка чыгу куркынычы яный - БМО Аз санлы төп халыклар мәсьәләләре буенча БМОның Даими форумы 17нче сессиясе ачылышында шул хакта хәбәр иттеләр.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). 2016 елда кулланышта булган 6700 телнең 40 процентына юкка чыгу куркынычы яный. Аз санлы төп халыклар мәсьәләләре буенча БМОның Даими форумы 17нче сессиясе ачылышында шул хакта хәбәр иттеләр, дип яза Татарстан Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте.

«Аларның күбесе – төп халыкларның телләре, аларның юкка чыгуы шул телләрдә сөйләшә торган төп халыкларның белемнәр системасы һәм мәдәниятен куркыныч астына куя. Төп халыкларның телләре өчен бу куркыныч аеруча зур, чөнки аларның күбесе башка телләрдә дә сөйләшә, шуның нәтиҗәсендә төп халыкларның телләренә ихтыяҗ кими», - диелә оешма хәбәрендә.

16 апрельдә Нью-Йоркта аз санлы төп халыклар мәсьәләләре буенча БМОның Даими форумы 17нче сессиясе ачылды. Аның кысаларында 2019 елда Халыкара төп халыкларның телләре елын үткәрүгә багышланган махсус утырыш узачак. Моннан тыш, сессиядә «Җирдә төп халыкларның күмәк хокуклары, территорияләр һәм ресурслар» дигән темага дискуссия, шулай ук төп халыкларның хокуклары турындагы мәсьәлә буенча махсус докладчы һәм төп халыкларның хокуклары буенча эксперт механизмы рәисе белән диалог оештырылачак.

Аз санлы төп халыклар мәсьәләләре буенча Даими форум БМОның Икътисади һәм Социаль Советы каршындагы консультатив орган булып тора. Беренче сессия 2002 елда үткәрелде, шуннан бирле ул Нью-Йоркта ел саен уза. Форум төп халыкларның хокуклары бозылу турындагы гаризалар һәм шикаятьләрне карамый. Ул БМО системасы учреждениеләре каравына тәкъдимнәр һәм докладлар әзерли, төп халыкларга кагылышлы мәсьәләләр буенча мәгълүмат тарата.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10